Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта яшәүче Рәшидә әби Юсу­пова: “УЛЛАРЫМДАЙ КӨТЕП АЛА ИДЕМ ЕГЕТЛӘРНЕ”

"Хатын-кыз күңеле мәрхәмәт белән мөлдерәмә тулы.

Авыр хәлгә тарганнарга, ялгыз-ятим калганга, тамагы ач, йөрәге яралыга булышу аның холкына салынган. Моны "яхшылык кылыйм" дип махсус эшләми дә ул, йомшак табигате, шәфкатьле күңеле үзе үк ярдәм итәргә, коткарырга, кемнеңдер хәлен җиңеләйтергә омтыла. Кем белә, тарих тулы дәһшәтле сугышларда, куркыныч афәтләрдә кешелек дөньясын әнә шул мәрхәмәтлелек, хатын-кызның, аналарның шәфкатьлелеге коткара киләдер бәлки?!

Әлки балаларына әни булган

Ел саен февраль аен­да Базарлы Матакта яшәүче Рәшидә әби Юсу­пова янына кунаклар җыела. Күптән инде ил­лене узып, чәчләре ага­рырга өлгергән олпат ирләр шушы кечкенә генә гәүдәле әбекәй янына башларын иеп, түбәнчелек белән исән- ләшеп керәләр дә, сәгатьләр буе аерыла алмыйча, яшьлекләрен искә төшереп сөйләшеп утыралар. Кайчак авыр итеп көрсенеп куя алар, кайчак яшереп кенә күз яшьләрен сөртеп ала­лар. Рәшидә апа янына әйтерсең, олыгаеп беткән уллары җыелган! Ә бит бу ирләр аңа бала да, энекәш тә, хәтта туган да түгел. Әмма язмыш кайчандыр очраштырган да үзләрен, беркайчан өзелмәслек күңел җепләре белән бәйләп тә куйган.

Узган гасырның сиксәненче елларында Рәшидә апа ире, каена­насы, кайнатасы һәм ике кызы белән Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасының Термез шәһәрендә яши. Шып­лап хәрбиләр белән тулы "ябык" шәһәр Сырдарья елгасы буенда урнашкан. Ә теге як ярда Әфганстан. Анда сугыш бара. Чакы­рылыш буенча армия хезмәтен генә түгел, ин­тернациональ бурычын да үтәргә туры килгән яшь егетләр арасында Татарс­таннан, Әлки җире улла­ры да аз түгел. Шуларның берсе Әнҗерә авылыннан Рөстәм Шәйхетдиновка туганы Термезда яшәүче Рәшидә апаларның адре­сын җибәрә. Дөрес, башта аның ризалыгын ала ул.

- Шулай бервакыт өебез каршында хәрби машина туктады. Безгә дүрт кеше килеп керде. Таныштык. Аларның берсе Рөстәм булып чыкты. Каршы ал­дык, кундырып озаттык. Менә шуннан соң Рөстәм безгә еш килә башлады. Ул шофер, машина белән Әфган ягына йөк ташый иде. Кайчак машинасы пулялар белән тише­леп, теткәләнеп беткән була. Үзе генә түгел, Әлки егетләрен дә алып килә. Безгә Иске Матак­тан Петя, Карамалыдан Илдус, Чуаш Кичүеннән Әнәс, Түбән Әлкидән Рәшит һәм башка бик күпләр килеп йөрделәр. Яшьләр, 18-19 яшь­лек балалар, бик жәлли идем үзләрен. Әфганнан чыккач, безгә киләләр, берничә көн ял итәләр, җаннарына тынычлык табалар иде безнең өйдә. Үзем дә ияләштем алар­ны көтеп торырга - мун­ча ягып, ашарга пешереп каршы ала идем,-дип сөйли Рәшидә апа ул ча­кларны искә төшереп.

Шулай итеп Әфган- станда Интернациональ бурычларын үтәүче Әлки егетләре Рәшидә апа өчен бик якын кешегә әйләнәләр. Һәм алар аның бу изгелеген гомер буе онытмыйлар, үзара сөйләшкәндә аны "Тере­за апабыз!"дип атыйлар, ел саен хәл белергә дип янына киләләр, ул чак­та әйтеп бетерә алмаган рәхмәт сүзләрен кабат­лыйлар.

- Рәшидә апа әниебездәй кайгыртты: өс киемнәребезне юды, ямады, мунчасын ягып куйды, тансык камыр ри­зыклары пешереп сый­лады. Мондый яхшылык- ларын үзебез исән чакта һич онытмабыз!-диләр бу тормышның ачысын да, төчесен дә күп күргән әфганчылар.

Туган якка

тарткан күңелләре

Менә шундый олы йөрәкле кеше ул Рәшидә апа. Инде аның тормыш юлы турында берничә сүз. Татар Суксуында ян­гын чыгып өйләре көлгә әйләнгәч, әтиләре алар­ны Казахстан яклары­на алып китә. Рәшидә шунда үсә, укый. Әмма гаиләгә кайгы килә - га­зиз әтиләре вафат була. Төянеп туган якларына - Чуаш Кичүенә кайтып урнашалар. Бераздан яз­мышы аны Үзбәкстаннан кунакка кайткан егет белән кавыштыра һәм Рәшидә шулай итеп Тер­мез шәһәрендә каенана- кайната йортында яши башлый.

- Әтиебез бик белемле, Коръән-хафиз кеше иде. Аның аять-сурәләр укы­ганын ишетеп, күп дога­лар өйрәндем. Ураза тота идем, соңрак намазга ба­стым. Ирем Нургаяз иртә үлде, кырык өч яшемдә тол калдым. Тирә- күршебездә татарлар күп иде. Үзбәк халкы да бик әйбәт, ачык, кайчан ба­рып кермә, "Мәрхәмәт килеңнәр утырыгызнар!" дип кулын күкрәгенә куеп каршы алалар, табынга утырталар. Аларның чәй- күмәче гел әзер. Әйбәт, дус яшәдек,-дип сөйли Рәшидә апа.

СССР таркалу тормыш­ны челпәрәмә китерә. Һәм Юсуповларның ике кызы бер-бер артлы бала­чакта еш кайтып йөргән Әлки ягына тартыла. Алар әниләрен дә алып кайталар. Хәзер инде 83 яшен тутырган Рәшидә апа кызы Наилә, кияве Рифкать тәрбиясендә көн күрә.

- Кызларым әйбәт, ты­рыш булдылар. Киявем дә алтын кеше, уңган, булдыклы, мине хөрмәт итә. Рәхмәт балалары­ма,-ди әбекәй. Билгеле, шушы яшькә җиткәч, сәламәтлегенә бик мак­тана алмый инде, әмма Рәшидә апа зарлан­мый. Әле бит быел хәлен белергә килеп киткән "әфганчы уллары" да:

-Бирешмә, Рәшидә апа, киләсе елга тагын килербез, көт безне!-дип әйтеп киткәннәр. Элек Сырдарьяның каршы ярында дөрләгән ут - су­гыш эченнән көтеп алган­ны, хәзер ник көтмәсен ди. Ходай исәнлек белән гомер генә бирсен үзенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев