Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә балык тотучылар ярышы үткәрелә

9 мартта Базарлы Матак буасында һәвәскәр балык тотучылар ярышы була.

Боз астыннан балык тотучылар бәйгесе быел инде икенче тапкыр үткәрелә. Җиңүчеләрне билгеләгәндә иң зур балыкны каптыручы, иң күп (авырлыкта) балык тотучы, иң беренче булып балык эләктерүчеләр исәпкә алыначак. Оештыручылар шулай ук иң яшь һәм иң өлкән балыкчыларга махсус премияләр әзерли.

Ә ахырда яңа тотылган балыктан пешерелгән кайнар ухадан авыз итәргә мөмкин булачак.

Балык тотучыларны теркәү иртәнге сәгать 8 дә башлана.

Ярышта катнашырга чакырабыз сезне, хөрмәтле балыкчылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев