Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Базарлы Матак авылында Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективы 8 Март бәйрәме алдыннан зур концерт куйды

ТАССР төзелүгә 100 тулуга багышланган "Чәчәк атсын туган җиребез Татарстан" фестивале кысаларында узган әлеге концерт бай эчтәлеге, номерларның төрлелеге белән сокландырды. Анда гимназия укытучылары һәм хезмәткәрләре дә, укучылар да актив катнашты. Зал тулы тамашачылар сәхнәдәге һәр чыгышны көчле алкышлар белән бәяләделәр. Жюри да концертка югары бәя бирде.. Тамашаның азагында район...

ТАССР төзелүгә 100 тулуга багышланган "Чәчәк атсын туган җиребез Татарстан" фестивале кысаларында узган әлеге концерт бай эчтәлеге, номерларның төрлелеге белән сокландырды. Анда гимназия укытучылары һәм хезмәткәрләре дә, укучылар да актив катнашты.

Зал тулы тамашачылар сәхнәдәге һәр чыгышны көчле алкышлар белән бәяләделәр. Жюри да концертка югары бәя бирде..

Тамашаның азагында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова яхшы әзерлек белән чыгыш ясаулары, тамашачыларга күңелле ял кичәсе бүләк итүләре өчен гимназия коллективына рәхмәт белдерде. Ул залдагы барлык хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән тәбрикләде, гүзәл затларыбызның тормышыбыздагы зур ролен ассызыклап, һәркемгә сәламәтлек, күңел көрлеге, уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев