Әлки районының коррупциягә каршы тору комиссиясендә мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә ришвәтчелекне кисәтү хакында сөйләштеләр
Коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы "Көнкүрештәге коррупция турында" ("О бытовой коррупции") дигән фильм караудан башланды. Фильмда журналист урамда сораштыру үткәрә. "Ришвәт бирмичә мәсьәләне хәл итеп буламы?" дигән сорауга күпләр: "Акча төртмәсәң, кайбер мәсьәләләрне хәл итү мөмкин түгел" дигәнрәк җавап кайтардылар. Соңгы елларда коррупциягә каршы көрәш...
Коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы "Көнкүрештәге коррупция турында" ("О бытовой коррупции") дигән фильм караудан башланды.
Фильмда журналист урамда сораштыру үткәрә. "Ришвәт бирмичә мәсьәләне хәл итеп буламы?" дигән сорауга күпләр: "Акча төртмәсәң, кайбер мәсьәләләрне хәл итү мөмкин түгел" дигәнрәк җавап кайтардылар.
Соңгы елларда коррупциягә каршы көрәш кискенләшә бара. Инде югары дәрәҗәдәге чиновниклар арасында ришвәтчелек фактларының фаш ителүен дә күреп торабыз. Коррупция белән бәйле бер генә закон бозу да җәзасыз калмаска тиеш. Һәм ришвәтне бирүче дә, алучы да закон каршында җавап тота.
Район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Олеся Локтева утырышта муниципаль милектәге җир участокларын биргәндә законнарны төгәл үтәү хакында чыгыш ясады. Район башлыгы, коррупциягә каршы комиссия рәисе Александр Никошин, әлеге проблемага тукталып, җир бирүнең бик четерекле, зур игътибар сорый торган мәсьәлә булуын ассызыклады. Монда законнарның үтәлешенә аеруча игътибарлы булырга кирәк, бигрәк тә рәсми документлар тутырганда төгәллек сорала, дип басым ясады ул.
Әле бездә халыкка җир биргәндә бу эшнең бик озакка сузылу очраклары да бар икән. Дөрес, күп вакытта моның җитди сәбәпләре дә була. Торак төзелеше өчен кешеләргә район үзәгендә җир участогы биргәндә кайбер кыенлаыклар бар, анысы аңлашыла. Ә менә башка авылларда җир бирүдә бөтенләй проблема булырга тиеш түгел, диде район башлыгы, әлеге мәсьәләгә аңлатма биргәндә.
Олеся Локтева шулай ук җирле үзидарә органнары эшчәнлегендәге коррупция күренешләре турындагы мөрәҗәгатьләргә дә күзәтү ясады. Болар нигездә кәгазьдәге хат рәвешендә юллана икән. Район башлыгы халыкны күбрәк электрон юл белән мөрәҗәгать итүгә күндерергә кирәк ди.
Районның мәгариф учреждениеләрендә коррупцияне булдырмас өчен ниләр эшләнүе хакында мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнур Юсупов сөйләде. Мәгълүм булганча, районда хәзер балалар бакчаларына чиратка интернет аша гына языласы. Электрон чиратны һәркем күзәтеп бара ала. Соңгы елларда районда балалар бакчалары шактый төзелде, булганнары ремонтланды. Инде сабыйларны бакчага урнаштыруда кыенлыклар юк диярлек.
Александр Никошин мәктәпләрдә ата-аналардан акча җыю кебек закон бозулардан сак булырга кушты. Мәктәп тормышында ата-аналар катнаша ала. Теләге бар икән, мөмкинлегенә карап акчалата ярдәм дә күрсәтә ала. Әмма һәр кешедән шулкадәр акча җыябыз дип таләп итү һич ярый торган эш түгел.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында районыбызда түләүле медицина хезмәте күрсәтүдәге кимчелекләр тәнкыйтьләнгән булган. Комиссия утырышында ясаган чыгышында баш табиб Светлана Одушкина, әлеге җитешсезлекләр төзәтелде, бу хакта министрлык алдында хисап тоттык, диде. Шулай ук хастаханәдә кайбер медицина карталарында табибларның шәхси мөһере сугылмау очраклары теркәлгән булган. Баш табиб бу кимчелекнең дә төзәтелүен әйтте, алга таба андый ялгышлар җибәрелмәс, дип ышандырды.
Гражданлык халәте актларын теркәгәндә законнар үтәлешен тәэмин итү хакында әлеге бүлек начальнигы Энҗе Хәлиуллина мәгълүмат бирде.
Комиссия утырышында район прокуроры Руслан Гыйзәтов катнашты һәм чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев