5 декабрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районының коррупциягә каршы тору комиссиясендә мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә ришвәтчелекне кисәтү хакында сөйләштеләр
Коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы "Көнкүрештәге коррупция турында" ("О бытовой коррупции") дигән фильм караудан башланды. Фильмда журналист урамда сораштыру үткәрә. "Ришвәт бирмичә мәсьәләне хәл итеп буламы?" дигән сорауга күпләр: "Акча төртмәсәң, кайбер мәсьәләләрне хәл итү мөмкин түгел" дигәнрәк җавап кайтардылар. Соңгы елларда коррупциягә каршы көрәш...
-
Әлки районы үзәгендәге “Теремкәй” бакчасына йөрүче балаларның әти-әниләре юлга яктырткычлар куюны сорый
"Базарлы Матакта әле узган ел азагында гына ачылган "Теремкәй" балалар бакчасы уңайлы да, җылы да. Аны төзеп файдалануга тапшыруга өлеше кергән һәркемгә зур рәхмәт. Әмма балаларын шушы бакчага йөртүче әти-әниләрне борчыган бер проблема бар. Күпләр балалары белән әлеге бакчага ташландык амбарлар һәм элекке ындыр табагы яныннан йөри. Бу территория кем...
-
Әлки районында авыл үзешчәннәре 2016 – Экология елына багышланган концертлар белән чыгыш ясый
Мәдәният йортында "Туган җиребез - безнең өебез" дип исемләнгән концертта Иске Алпар, Иске Чаллы, Иске Камка һәм Үргәгар авыл җирлекләренең иң оста үзешчәннәре чыгыш ясады. Программа киләчәк экология елына багышланды. Һәр чыгышта туган ягыбызга мәхәббәт, аның табигатен саклау, экологик проблемалар турында сүз булды. Аеруча Гүзәл Гайнетдинова, Гаваз Закиров, Әлфия һәм...
-
12 декабрь – Гомумроссия кабул итү көнендә Әлки районында халыкны прокуратура һәм Пенсия фонды идарәсе белгеләре кабул итә
Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча 12 декабрьдә, Россия Конституциясе көнендә, Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә. 12 декабрьдә 12.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр район прокуратурасы бинасында (Базарлы Матак, Кыр ур.,21) халыкны прокуратура хезмәткәрләре кабул итәчәк. 20-0-59 телефоны буенча язылырга була. Шул ук көнне 12.00-20.00 сәгатьләрдә Россия Пенсия фондының район идарәсе...
-
Бүген дәү әтиебез Хәйретдинов Ирек Әмин улының 60 яшьлек юбилее
5 декабрьдә кадерле әтиебез, дәү әтиебез Хәйретдинов Ирек Әмин улының 60 яшьлек юбилее. Яраткан, кадерле әтиебез! Котлыйбыз сине гомер бәйрәмең белән. Гомереңә җитәрлек саулык, күңел тынычлыгы, шатлыклы көннәр, алдагы тормышыңның бәхетле үтүен телибез. Алга таба да әни белән бер-берегезгә терәк, куаныч һәм ышаныч булып гомер итегез. Иң ихлас теләкләр юллап...