Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендәге “Теремкәй” бакчасына йөрүче балаларның әти-әниләре юлга яктырткычлар куюны сорый

"Базарлы Матакта әле узган ел азагында гына ачылган "Теремкәй" балалар бакчасы уңайлы да, җылы да. Аны төзеп файдалануга тапшыруга өлеше кергән һәркемгә зур рәхмәт. Әмма балаларын шушы бакчага йөртүче әти-әниләрне борчыган бер проблема бар. Күпләр балалары белән әлеге бакчага ташландык амбарлар һәм элекке ындыр табагы яныннан йөри. Бу территория кем...

"Базарлы Матакта әле узган ел азагында гына ачылган "Теремкәй" балалар бакчасы уңайлы да, җылы да.

Аны төзеп файдалануга тапшыруга өлеше кергән һәркемгә зур рәхмәт. Әмма балаларын шушы бакчага йөртүче әти-әниләрне борчыган бер проблема бар. Күпләр балалары белән әлеге бакчага ташландык амбарлар һәм элекке ындыр табагы яныннан йөри. Бу территория кем балансында икәнен дә белмибез. Анда бернинди яктырткычлар юк, сукбай этләр чабыша. Кышын юл кардан да чистартылмый.

Шушы мәсьәләләр уңай хәл ителсә, сезгә бик рәхмәтле булыр идек."

Балаларын "Теремкәй" бакчасына йөртүче әти-әниләр редакциягә әнә шундый хат юллаганнар.

Күптән түгел Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин халыкны кабул иткәндә бер ханым аңа шушы ук сорау белән мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге территория "Кызыл Шәрык-Агро"га карый. Аны койма белән тотып алырга җыеналар. Айрат Нәҗипович, халыкка йөрергә уңайлы булсын өчен, коймалаганда 4-5 метр киңлектә юл калдырырбыз, дип ышандырды. Ә Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин әлеге юлга лампалар куйдыру мәсьәләсен хәл итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев