Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сораулар активлык билгесеме?

Борискино авыл җирлеге советында үтәргә тиешле киңәйтелгән утырышлар, моның өчен кворум җитмәү сәбәпле (катнашучылар бик аз), Иске Әнҗерәдә дә, Борискино авылының үзендә дә җыен рәвешендә үтте. Әмма, шуңа карамастан, кискен сораулар күпләп бирелде, проблемалар күтәрелде. Җирле үзидарәне гамәлгә ашыручы советларга бик күп эш йөкләнә хәзер. Әйтик, ел башыннан Борискино җирлеге...

Борискино авыл җирлеге советында үтәргә тиешле киңәйтелгән утырышлар, моның өчен кворум җитмәү сәбәпле (катнашучылар бик аз), Иске Әнҗерәдә дә, Борискино авылының үзендә дә җыен рәвешендә үтте. Әмма, шуңа карамастан, кискен сораулар күпләп бирелде, проблемалар күтәрелде.

Җирле үзидарәне гамәлгә ашыручы советларга бик күп эш йөкләнә хәзер. Әйтик, ел башыннан Борискино җирлеге советына шунда яшәүчеләр күчемсез милекне теркәү, мирасны рәсмиләштерү, төрле программаларда катнашу өчен документлар әзерләү, хәтта якыннарын җирләүдә булышу кебек мәсьәләләрдә ярдәм итүләрен үтенеп 65 кеше мөрәҗәгать иткән. Һәм бу мөрәҗәгатьләр тиешле вакыт эчендә каралып, тиешенчә канәгатьләндерелгән.

Борискино җирлегендәге хәл-әхвәлләр белән аның башлыгы Галина Самарина таныштырды. Ул мондый саннар китерде: биредә 865 кеше яши, аларның 182 се пенсиядә, ә 173 е - мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар, 394 е хезмәт яшендә. Ел башыннан 5 бала туган, 6 авылдашлары якты дөньядан киткән.

Халык авылча яши: терлек асрый - 280 хуҗалыкта ит-сөт җитештерелә, йорт-җирен, тормышын ныгыта (соңгы елларда шәхси хуҗалыкны үстерергә дип 70 гаилә 9 миллион 200 мең сум кредит алган).

Сөт тапшыралар: быелның 6 аенда 182,6 тонна сөт сатып, 3 миллион сум акча эшләгәннәр.

-Сөт җыю белән Нуруллин Ришат һәм Садретдинов Азат шөгылләнә.Борискинодан Арнакова Ольга, Бокарева Валентина, Чернова Наталья, Белова Надежда, Самарина Наталья, Казаков Андрей, Иске Әнҗерәдән Мәхмүтов Азат, Борһанова Әсхәдә, Хәйруллин Самат һәм башкалар шушы чорда 6-18 тонна сөт тапшырганнар!

Галина Викторовна җирлек бюджетының үтәлеше турында да тәфсилләп сөйләде. Аның әйтүенчә, җир һәм милек салымнарын тулысынча җыйганнар инде, транспорт салымы буенча ике бурычлы кешеләре бар, шулар тиешле салымнарын һич түләргә ашыкмыйлар икән. Җыелган акчаның ничек тотылуына да отчет бирде ул.

Инде шушы җирлектә эшләнгәннәрнең кайберен генә без дә атап үтик: "яшьләр ипотекасы" буенча 29 йорт төзелгән; "Чиста су" программасы ярдәмендә Борискинода 2 километр суүткәргечләр салынгын, башня куелган. Хәйриячеләр ярдәменә таянып та яңа башня куйганнар, аны буяганнар (боларга 300 мең сум тирәсе акча тотылган), Иске Әнҗерәдә буа корылган, клуб, һәйкәл тирәсе матурайтылган (иганәчеләре - авылдашлары Азат Мәҗитов). Галина Викторовна авылларны төзекләндерүдә актив катнашучыларны да атап, рәхмәт әйтте. Алар бик күп икән биредә, авылларында тормышны матур, уңайлы, җайлы итүгә үз өлешләрен кертүчеләр.

Әмма яхшылыкны гына түгел, җитешсезлекләрне дә күрәләр авылдашлар. Кайбер нәрсәләрдән канәгать булмауларын Иске Әнҗерәдә дә, бигрәк тә Борискинода ишеттерделәр җыелышка килүчеләр. Әйтик, урамнарның кайберләрендә вакыт-вакыт лампалар янмый башлый. Яхшыга тиз күнегәбез шул: әле берничә ел элек кенә авыллар төнге караңгылыкка чумган иде, хәзер әнә 60 йортлы Иске Әнҗерәдә сигез дистә лампа куелган. Бу авылда шулай ук әлерәк кенә ясалган буаның җитешсезлекләренә игътибар иттеләр, эчәр суның сыйфатыннан канәгатьсезлек белдерделәр. Тагын шундый көлсәң-көл, еласаң-ела, дигәндәй бер зарлары булды: унлап баш терлеген көннәр буе авыл урамнарында йөртүче Фәния Мөбәракшинаны бергәләп тыя алмыйлар икән бит. Фәния үзе исә авылдашлары сүзен колагына да элми, сыерларының авылны пычратуына, урамдагы машиналарга зыян салырга мөмкин булуларына исе дә китми…

Борискинодагы җыелышта сораулар тагын да күбрәк булды. "Ник җыелышны микрофонсыз алып барасыз, ишетелми бит",- дигәннән алып, авыл җирлеге советы бернәрсә дә эшләми, дигәненә кадәр ишеттерделәр җыелышка килүчеләр. Шул ук урам утларының урыны-урыны белән янмавы, һәйкәлләрнең торышы, балаларны музыкага өйрәтүченең булмавы, җир кишәрлеген межалаудагы катлаулылык, печәнлекләрне терлекләрдән таптату, гранд отып алынган тракторны ягулык белән тәэмин итү һ.б. бик күп сорауларны яудырдылар гына борискинолылар. Аларга җирлек башлыгы Галина Самарина, "Кызыл Шәрык-Агро" генераль директоры депутат Азат Исхаков, район оешмалары вәкилләре җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев