Әлки районы медицина хезмәткәрләре узган елгы эшләренә йомгак ясадылар. ФОТО
Соңгы елларда районда демография күрсәткечләре сөендерми. Халык картая: районда яшәүчеләрнең 22 процентка якыны - 60 яшьлек һәм аннан өлкәннәр, 5 проценттан артыгы - 80 нән өлкәнрәк яшьтәгеләр. Хезмәткә сәләтле яшьтәгеләр кими. Ничә еллар рәттән инде үлүчеләр саны туучылардан артып китә. Район үзәк хастаханәсе медицина советының узган ел нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау...
Соңгы елларда районда демография күрсәткечләре сөендерми. Халык картая: районда яшәүчеләрнең 22 процентка якыны - 60 яшьлек һәм аннан өлкәннәр, 5 проценттан артыгы - 80 нән өлкәнрәк яшьтәгеләр. Хезмәткә сәләтле яшьтәгеләр кими. Ничә еллар рәттән инде үлүчеләр саны туучылардан артып китә.
Район үзәк хастаханәсе медицина советының узган ел нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау утырышында баш табиб Светлана Одушкина әнә шундый мәгълүматларны бәян итте.
Уңайлыклар
арта
Дәүләтнең иң кадерле байлыгы - кеше. Һәм халык сәламәтлеген саклауга бездә бик зур игътибар бирелә. Соңгы елларда районыбыз медицина учреждениеләрендә булган уңай үзгәрешләр дә күз алдыбызда. Аларның матди-техник базасын ныгыту буенча биниһая эш башкарыла. Заманча уңайлыклар җәһәтеннән безнең хастаханә бүлекләре хәзер шәһәрнекеләр- дән калышмый. Авылларда 12 модульле ФАП төзелде, күпме медпунктлар капиталь ремонтланды. Болар хакында без даими язып торабыз.
Хастаханәләргә заманча технологияләр торган саен киңрәк үтеп керә. Әйтик, табибка хәзер дәүләт хезмәтләре порталы һәм инфомат аша язылырга була. Узган ел район халкы медикларга кабул итүгә 35573 тапкыр электрон төстә язылган, шулай ук 6680 электрон амбулатория картасы эшләнгән. Быел электрон төстә язылуны тагын да күбрәк гамәлгә кертү күздә тотыла. Бу, билгеле, кешеләр уңайлыгы өчен, кабул итүне көтү вакытын киметү, чиратларны бетерү максатында эшләнә.
Баш табиб әйтү- енчә, соңгы вакытта телемедицина кон- сультацияләре дә актив гамәлгә керә. 2017 елда безнең табиблар республика клиник хастаханәсе белгечләрен җәлеп итеп 53 шундый консультация үткәргәннәр. Бу - авыруларга үз- вакытында квалификацияле медицина ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәле юлы.
Барысын да
кадрлар хәл итә
Район сәламәтлек саклау системасында бүген 298 кеше, шул исәптән 37 табиб һәм 151 урта медицина хезмәткәре эшли. Табибларның 22 процентка якыны - хезмәт стажлары 5 елдан кимрәк булган яшь белгечләр. "Авыл докторы" программасы нигезендә соңгы елларда районга 16 яшь табиб (2017 елда - 2 белгеч) кайткан, алар барысы да компенсация түләүләре алган.
Шул ук вакытта район медицина учреждениеләре табибларга да, шәфкать туташларына да кытлык кичерә. Үзәк хастаханәгә бүген терапевтлар, нарколог, лор-табиб кирәк. Яшь кадрларны җәлеп итү эше дәвам итә, ди баш табиб. Хәзер Казан дәүләт медицина университетында бездән 15 студент, Ульяновск вузында 2 студент белем ала икән. Аларның 5 есе максатчан юллама буенча укыйлар. Казан медицина көллиятендә һәм Чистай медицина училищесында 21 егет һәм кыз укый, 3 есе - максатчан район юлламасы буенча.
Табибларның профессиональ осталыгын арттыру - бүген беренче чираттагы мәсьәләләрнең берсе, дип билгеләп үтте үз чыгышында Светлана Одушкина.
Үлемгә китерүче сәбәпләр
нинди?
Узган ел районда 300 кеше вафат булган. Аларның 62 се - хезмәт яшендәгеләр. Аларны үлемгә китергән сәбәпләр медицина советы утырышында җентекләп анализланды.
Үлемгә китергән чирләр арасында беренче урынны нерв системасы авырулары алып тора (47 процент). Икенче урында - кан әйләнеше системасы чирләре (15,3 процент), өченче - ашкайнату әгъзалары чирләре (4,6 процент).
Ә хезмәт яшендәге әлкилеләрнең гомере өзелүгә күбесенчә кан әйләнеше системасы авырулары сәбәп булган (25,5 процент). Тышкы сәбәпләр (аварияләр, бәхетсезлек очраклары) - икенче урында (17,7 процент). Аннан соң - ашкайнату әгъзалары чирләре (6 процент).
Шул рәвешле, үлемгә китергән сә- бәпләр арасында нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы чирләре өстенлек итә. Әйтергә кирәк, поликлиникада һәм кабул итү-диагностика бүлегендә "Бердәм кардиолог" проектын гамәлгә кертү йөрәк- кан тамырлары авыруларын диагностикалау сыйфатын күтәрергә мөмкинлек биргән. Былтыр 30 пациент планлы рәвештә МКДЦ га юлланган. 5 пациент федераль үзәкләргә җибәрелгән. Барысы 200 кеше югары технологияле медицина ярдәме алган.
Баш мие кан әйләнеше кискен бозылган авыруларга медицина ярдәме район хастаханәсенең неврология бүлегендә һәм Чистайдагы районара кан тамырлары үзәгендә күрсәтелә. 2017 елда 39 пациент хастаханәгә салынган, аларның 35 е Чистайдагы кан тамырлары үзәгенә җибәрелгән.
Гомумән алганда, медицина хезмәткәр- ләре коллективының максатчан эшләве нәтиҗәсендә йөрәк- кан тамырлары һәм онкология чирләре нәтиҗәсендә үлем очракларын күпмедер дәрәҗәдә киметә ал- ганнар.
Һәр айда үлем, авыруларның азу очраклары җентекләп тикшерелә, участок табиблары һәм ФАП фельдшерлары тыңлана. Үлем- җитемне киметү буенча күрелә торган чараларның үтәлеше район башлыгы катнашында ведомствоара комиссиядә, муниципаль район советы утырышында да тикшерелгән.
Профилактика - иң мөһиме
Профилактика эше һәм авыруларны иртә срокларда ачыклау аеруча мөһим, ди медиклар. Яман шеш авырулары турында сүз алып барганда бу бигрәк тә актуаль.
Бүген районда 397 кеше яман шеш диагнозы белән дис- пансерлык исәбендә тора. Узган ел 78 пациент диспансеризация вакытында онкологиягә шик белән тикшеренүгә юлланган. Шуларның 27 сендә диагноз расланган. Былтыр диспансеризация нәтиҗәсендә яман шеш очракларын ачыклау аннан алдагы ел белән чагыштырганда ике мәртәбә арткан. Һәм барлык пациентларда ул иртә срокларда беленгән.
О н к о л о г и я чирләрен ачыклау һәм дәвалау буенча нәтиҗәле эш алып барган өчен узган ел район үзәк хастаханәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының беренче дәрәҗә Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
А в ы р у л а р н ы ачыклау һәм үлем- җитемне киметүдә диспансеризация бик зур роль уйный. Узган ел олылардан 3415 кеше диспансеризация узган, аларның 23 процентка якынында төрле чирләр ачыкланган. Балаларны, сугыш һәм хезмәт ветераннарын диспансерлаштыру буенча да нәтиҗәле эш алып барыла.
К е ш е л ә р хәзер үзләренең сәламәтлекләре турында ныграк кайгырта башладылар, медицина персоналының эш сыйфатына да игътибар артты, ди баш табиб Светлана Одушкина. Медикларның үзләрен дә халык фикере кызыксындыра. Бу мәсьәлә буенча "турыдан-туры элемтә"ләр, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, халык арасында анкеталау үткәрелә. Авыл җыеннарында күтәрелгән мәсьәләләр дә игътибарсыз калмый. Халыктан язма мөрәҗәгатьләр дә арткан, аларның һ ә р к а й с ы н а үзвакытында җавап бирелә.
Алга бурычлар билгеләгәндә баш табиб коллективның бердәм команда булып эшләвенә, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә басым ясады. "Пациент мәнфәгатьләре безнең өчен барыннан да өстен",-диде ул.
Медицина советы утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов катнашты. Ул халык сәламәтлеген саклау юнәлешендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен медицина коллективына рәхмәт белдерде, алда торган бурычларны хәл итүдә уңышлы эшләүләрен теләде.
Аннан соң иң яхшы хезмәткәрләргә Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев