28 февраль 2018 яңалыклары
-
Әлки районы террорга каршы комиссия утырышында 8 Март бәйрәме чараларын һәм Россия Президентын сайлауны хәвефсез үткәрү хакында сүз барды
Мартта районда күп халык катнашында шактый чаралар узачак.
-
Әлки районында халыкны сорау-гозерләре белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабул итте
26 февральдә "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә халыкны Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабул итте.
-
Әлки районы: 11 әҗәтле кеше суд карары белән штрафын икеләтә күләмдә түләргә мәҗбүр ителде
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф бу хактагы карар законлы көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Бу хакта без машина йөртүчеләрнең гел исенә төшереп торабыз. Әмма ике ай вакыт эчендә дә штрафларын түләп өлгермәгән ваемсыз бәндәләр бар. Ел башыннан бирле шундый 31 бурычлы кешегә карата беркетмәләр төзелде...
-
Тәҗрибәле ветеринария табибы Шамил Садриевка ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез
Терлек-туары чирләсә, авыл кешесе хафага кала. Бозаулаганнан соң сыерыбыз авырып киткәч, без дә пошаманга төштек. Ярдәм сорап Түбән Әлки ветеринария участогы мал табибы Шамил Садриевка мөрәҗәгать иттек. Ул тиз арада килеп җитеп, сыерыбызны нинди чир аяктан егуын ачыклады, дәвалау чаралары билгеләде. Берничә көн дәвалагач, терлегебез савыкты. Тәҗрибәле, тирән белемле ветеринария...
-
“Әлки хәбәрләре” газетасына 2018 елның икенче яртысы өчен алдан язылу башланды
Февраль аеннан 2018 елның икенче яртыеллыгы өчен "Әлки хәбәрләре"нә вакытыннан алда язылу башланды.
-
Әлки районы медицина хезмәткәрләре узган елгы эшләренә йомгак ясадылар. ФОТО
Соңгы елларда районда демография күрсәткечләре сөендерми. Халык картая: районда яшәүчеләрнең 22 процентка якыны - 60 яшьлек һәм аннан өлкәннәр, 5 проценттан артыгы - 80 нән өлкәнрәк яшьтәгеләр. Хезмәткә сәләтле яшьтәгеләр кими. Ничә еллар рәттән инде үлүчеләр саны туучылардан артып китә. Район үзәк хастаханәсе медицина советының узган ел нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау...
-
2018 елда Татарстанда күп балалы 45 гаилә торак алачак
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда биш һәм аннан да күбрәк балалары булган 45 гаилә торак алачак. Бу максатларга 149 миллион 536 мең сум акча бүленгән. Күпбалалы гаиләләрне республика бюджеты исәбенә торак сертификатлары белән тәэмин итү программасы 2007 елдан эшли. Ун елда күпбалалы 365 гаилә тораклы булган....