Әлки районы террорга каршы комиссия утырышында 8 Март бәйрәме чараларын һәм Россия Президентын сайлауны хәвефсез үткәрү хакында сүз барды
Мартта районда күп халык катнашында шактый чаралар узачак.
Аларның кайберләре 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән бәйле. Ә 18 март - Россия Президентын сайлау көне. Террорга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы әлеге чараларны тыныч, имин үткәрү мәсьәләләренә багышланды.
Комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчеләр, вазыйфаи затлар алдына җитди бурычлар куйды:
-Күп кеше катнашындагы чараларны бәла-казасыз үткәрү өчен саклык, иминлек мәсьәләләре турында алдан ук кайгыртырга кирәк. Мондый чараларның һәрберсендә, полиция хезмәткәрләреннән тыш, ирекле халык дружиначылары да кизү торырга тиеш,-дип басым ясады ул.
Россия Эчке эшләр министрлыгының (МВД) Әлки районы бүлекчәсе җитәкчесе Вячеслав Яковлев та, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, саклык чараларына игътибарны киметергә ярамавын искәртте:
-Нинди генә бәйрәм яисә эшлекле чара үткәрелмәсен, кешеләр иминлеге һәм сәламәтлеге беренче урында булырга тиеш,-диде.
Утырышта район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев, район благочинные Андрей Зиньков та чыгыш ясадылар. Саклык чараларына дин йортларында да зур әһәмият бирелә икән.
Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында да иминлек, уяулык турында һич тә онытырга ярамый. Александр Никошин белем учреждениеләрендә укучылар белән даими рәвештә өйрәнүләр уздыру зарурлыгына басым ясады. Ә инде мәдәният йортларында уза торган чараларда хәвефсезлек мәсәьәләләре хакында утырышта әлеге тармак җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина хисап тотты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев