“Әлки хәбәрләре” газетасына 2018 елның икенче яртысы өчен алдан язылу башланды
Февраль аеннан 2018 елның икенче яртыеллыгы өчен "Әлки хәбәрләре"нә вакытыннан алда язылу башланды.
Март азагына кадәр район газетасына ярты елга 660 сумнан (оешмалар өчен 750 сум) язылырга була. Бу узган подписка бәясе. Газетага вакытыннан алда язылып калу отышлы, чөнки апрель аеннан матбугатка язылу хакларының артуы да мөмкин. Алдан язылып куеп, сез акчагызны янга калдырачаксыз.
Хөрмәтле укучыларыбыз! "Әлки хәбәрләре" газетасына алдан язылу мөмкинлегеннән файдаланып калыгыз. Подписканы почта бүлекчәләрендә дә, почтальоннарда да рәсмиләштерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев