Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү башланды

Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү башланды. "Көньяк Әлки" филиалы Юхмачы сөтчелек комплексының азык базасына күпьеллык үләнне сенажга сала. "Әхмәт" отряды Чуаш Кичүе комплексына сенаж салуга кереште. Шулай ук "Карга" отряды хезмәтчәннәре дә Карга мегафермасы базасына арыштан яшел масса ташый башлады. Хәзер авыл хуҗалыгында бик тынгысыз чор - сенаж салу, печән...

Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү башланды.
"Көньяк Әлки" филиалы Юхмачы сөтчелек комплексының азык базасына күпьеллык үләнне сенажга сала. "Әхмәт" отряды Чуаш Кичүе комплексына сенаж салуга кереште. Шулай ук "Карга" отряды хезмәтчәннәре дә Карга мегафермасы базасына арыштан яшел масса ташый башлады.
Хәзер авыл хуҗалыгында бик тынгысыз чор - сенаж салу, печән хәзерләү кебек кичектергесез эшләр башланды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәргать Зәкиев боларга өстәп түбәндәгеләрне атады:
-Кукуруз һәм көнбагыш үсентеләренең рәт араларын эшкәртергә бик вакыт. Ә бу культуралар районда зур мәйданнарны били. Бөртек өчен кукуруз 9 мең 400 гектар булса, азык өчен игелә торганы 6 мең гектардан арта. Ә көнбагыш 15 мең 600 гектар мәйданны били бездә. Бер сүз белән әйткәндә, игенчеләребез алдында бик кыска вакыт эчендә 30 мең гектардан артык җирдә рәт араларын эшкәртеп чыгу бурычы тора.
Кукуруз басуына исә рәт араларын эшкәртү белән бергә гектарына 100-150 килограмм исәбеннән минераль ашламалар да кертү зарур.
Хуҗалыкларда чәчелгән мәйданнарны чүп үләннәренә, корткычларга һәм төрле авыруларга каршы эшкәртү дә дәвам итә.
Көннәр җылы тору нәтиҗәсендә күпьеллык үләннәр чәчәккә бөреләнә, чәчәк ата башлады. Бу алардан сенаж салу, печән хәзерләү өчен бик кулай вакыт. Сенаж салу эшләре күп җирдә башланды инде. Район Сабан туена чаклы хуҗалыкларда печән хәзерләүгә дә төшәчәкләр.
3 июньдә районда республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында терлек азыгы хәзерләү техникасының торышын бәяләү буенча узара тикшерүләр узды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, райондагы 12 "Ягуар" комбайнының һәркайсы төзек хәлдә. 17 "МагДон" чапкычы да бүгеннән кырга чыгып эшкә керешә ала. Терлек азыгы хәзерләү техникасын "Карга" отрядында бик әйбәтләп ремонтлаганнар. Шулай ук "Әхмәт" отряды һәм "Хузангай" ҖЧҖ техниканы үзара тикшерү комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде.
Авыл җирлекләрендә халык үзенә печән хәзерләү эшенә керешсен өчен мөмкинлекләр тудырылырга тиеш. Элек-электән печәннең иртә хәзерләнгәне витаминнарга аеруча бай саналган. Аны "бозау-бәрән печәне" дип тә йөрткәннәр.
Бу арада районда яшь маллар өчен яфрак азык һәм дару үләннәре дә хәзерләү башлана. Быел да әлеге эштә һәр хезмәт коллективы, укучылар, пенсионерлар актив катнашсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев