Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Академия һәм университет вәкилләре мәктәп укучылары белән очрашты

    Авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләүче югары уку йортлары вәкилләре районда булып киттеләр. Казан ветеринар медицина академиясе һәм Казан аграр университеты укучылары Базарлы Матак урта мәктәбенең Х-ХI сыйныф укучылары белән очраштылар. Сер түгел, безнең авыл хуҗалыгы формированиеләренә югары белемле агрономнар, ветеринария табиблары, механиклар бик тә кирәк. -Хәзерге көндә райондагы терлекчелек комплексының...


    Авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләүче югары уку йортлары вәкилләре районда булып киттеләр. Казан ветеринар медицина академиясе һәм Казан аграр университеты укучылары Базарлы Матак урта мәктәбенең Х-ХI сыйныф укучылары белән очраштылар.

    Сер түгел, безнең авыл хуҗалыгы формированиеләренә югары белемле агрономнар, ветеринария табиблары, механиклар бик тә кирәк.

    -Хәзерге көндә райондагы терлекчелек комплексының дүртесе дә ветеринария табибларына кытлык кичерә. Аларда эшләү өчен кырыклап табиб һәм зоотехник кирәк. Район хуҗалыкларында 35 мең баш терлек асрала бит. Шулай булгач, һәр белгечкә эш табылачак,-дип мөрәҗәгать итте укучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин.

    Казан дәүләт ветеринария медецинасы академиясе доценты Фәрит Нургалиев:

    -Безнекедәй уку йортлары бөтен Россиягә дүрт кенә. Үткән елгы эшчәнлегебез нәтиҗәле дип табылды. Киң профильле ветеринария белгече хәзерләү өчен академиядә бөтен шартлар булдырылган,-дип сүз башлады һәм һәр факультет, аларда бирелә торган белгечлекләр турында аңлаешлы итеп сөйләде. Ул уку гына түгел, тулай тораклардагы яшәү шартларына, стипендияләр күләменә кадәр тукталып үтте. Ветеринария табиблары хәзерләүгә 200 бюджет урыны бирелә икән быел, шуның өстенә максатчан юллама буенча да укырга була.

    -Тагын бер өстенлек - табиб-ветеринарның әзерлек дәрәҗәсе кирәк булганда кешеләргә дә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә,-диде Фәрит Нургалиев.

    Казан дәүләт аграр университетында уку шартлары, бирелә торган белгечлекләр турында техносфера куркынычсызлыгы кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Илнар Гаязиев сөйләде.

    -Безнең академия кешелек өчен иң кирәкле белемне бирә - икмәк игәргә өйрәтә. Уку йортыбыз - илдә әйдәүче фәнни-тикшеренү үзәге дә. Бездән квалификацияле белгечләр чыга һәм алар беренче көннән үк үз эшләрен белеп, аңлап башкаралар,-диде ул.

    Чынлап та, аграр университетта уку, һөнәр алу шартлары бик югары икән. Студентлар хәтта чит илләргә барып, шулай ук заманча чит ил техникасын яхшылап өйрәнәләр. Кыскасы аграр университетта белем алган егет кызлар һәркайда кирәк, аларга эшсезлек янамый.

    Институт вәкилләренә сорау бирүчеләр дә булды. Аннары Алар Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Юхмачы мәктәпләре укучылары белән очраштылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: