Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Амбарларга кукуруз һәм көнбагыш кайта

Күптән түгел явып үткән яңгырлар авыл хезмәтчәннәре өчен шактый уңайсызлыклар тудырды, эшне тоткарлады. Әмма районыбыз басуларында хезмәтнең тынып торганы юк. Бу көннәрдә "Хузангай" кооперативында көнбагыш, "Кызыл Шәрык-Агро" агрохолдингы филиалларында көнбагыш һәм кукуруз суктыру бара.

Районыбызда туңга сөрү барлык мәйданнарның 69 процентында башкарылды. Механизаторлар бүген туфракны көзге эшкәртүгә бөтен көчләрен куялар. Моңа табигать тә ярдәм итәргә теләгәндәй, соңгы көннәрдә һава торышы аязып, матурланып китте. Болытлар артыннан кояш чыгып, җиргә җылы нурларын сипте. Авыл хезмәтчәннәре алдына бүген җирне көзге эшкәртүне 10 көн эчендә тәмамлау бурычы куелды. Хузангайлылар исә 12140 гектарда басуларны эшкәртүне төгәлләделәр инде. Шулай ук Алексеевск агрокөллияте филиалында, "Түбән Кәчи" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә дә бу эшне тулысынча башкарып чыктылар.
Сентябрь буе тоташ яуган яңгырлар "Кызыл Шәрык" агрохолдингының күп хуҗалыкларында эшне бик тоткарлады. Әзер техника басуларга керә алмый интекте. Ә башкарасы эшләр әле шактый. "Үзәк Әлки" филиалында, әйтик, 15792 гектарда башкарыласы көзге суканың әле 5900 гектары гына эшкәртелгән. "Көньяк Әлки" филиалында планлаштырылган 10418 гектарның әлегә 6300 гектары гына сөрелгән. Агрохолдинг отрядларында хәзер аяз көннең һәр сәгатен мөмкин кадәр тулырак файдаланырга тырышалар.
Районыбыз басуларында, туңга сөрүдән тыш, кукурузны силоска уру да дәвам итә. Әлегә "Үзәк Әлки"леләр терлекләрне кышлатуга 46 мең тонна, "Көньяк Әлки"леләр, 2559 гектарда кукурузны тапатып, 55 мең тонна яшел массаны базларга салганнар. Биредә хезмәт яхшы оештырылган, ике сменада алып барыла. Көндез 4 "Ягуар" масса тапата, төнлә 3 "Ягуар" хезмәт куя. Кырдан әзер массаны ташып торуда 14 берәмлек техника катнаша. "Көнчыгыш Әлки"леләр исә 16300 тонна силос запасы булдырганнар.
"Кызыл Шәрык-Агро"да механизаторлар кукурузны бөртеккә суктыру эшенә дә керештеләр. Быел бөртек өчен кукуруз 3323 гектарда игелде. Шуның 319 гектарында суктыру эшләре төгәлләнгән.
"Үзәк Әлки" филиалында кукурузны бөртеккә 1400 гектарда иккәннәр иде, шуның 144 гектарында ул җыеп суктырылган. Биредә бөртекнең чыгышы гектарга 70 центнер тәшкил итә. "Көнчыгыш Әлки" егетләре дә кукурузны бөртеккә җыюда өлгерлек күрсәтәләр. Әлегә 826 тонна кукуруз суктырылган.
Суктырылган кукуруз "Чаллы" терлекчелек комплексына кайтарыла. Биредә "Ягуар" комбайнында бөртек тышчадан арындырыла һәм базларга тутырыла.
Район кырларында көнбагыш 16143 гектарда үстерелде. Бүгенгә әлеге мәйданнарның 4300 гектардан артыгында уңыш җыеп алынды. Көнбагыш гектардан уртача 21,2 центнер уңыш бирә.
"Хузангай" кооперативында әлеге культураны суктыруда 15 комбайн берөзлексез эшли. Кооператив механизаторлары 2800 гектар көнбагышның 1700 гектарын урып өлгергәннәр. Биредә уңыш гектардан 30 центнер чыга.
"Кызыл Шәрык"ның "Үзәк Әлки" филиалында 1114 гектардан 2100 тонна, "Көньяк Әлки"дә 1054 гектардан 1434 тонна, "Көнчыгыш Әлки"дә 481 гектардан 861 тонна көнбагыш суктырып Базарлы Матак элеваторына озатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев