Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Апак почтасы җитәкчесенә – Рәхмәт хаты

Апак почта бүлекчәсе 2014 елның беренче яртыеллыгына "Әлки хәбәрләре" газетасына яздыру буенча планын районда беренчеләрдән булып үтәде.

Әлеге почта бүлекчәсе Апак, Каракүл, Иске Тумба авылларына хезмәт күрсәтә. Каракүл почта таратучысы Галина Казакова 90 данә район газетасына яздырып үз планын үтәсә, Иске Тумбада почта таратучы Людмила Библаева авылдагы һәр йортка "Әлки хәбәрләре"н яздыруга ирешкән. Ә инде Апакның үзендә почта бүлекчәсе начальнигы Илһамия Абҗәббарова 135 данә район газетасына яздырган. Ул үзе үк килгән почтаны көне белән халыкка өләшә дә.
Апакта газета-журналларны күпләп укучылар шактый. Шамил Әхмәтҗанов, Илсөя Гыйльметдинова гаиләләре 7-8 төрдә газета-журнал алдыралар. Һәр подписка чорында вакытлы матбугатка яздыру буенча әйбәт нәтиҗәләргә ирешүче Апак почта бүлеге җитәкчесе Илһамия Абҗәббаровага "Татмедиа" ААҖ филиалы -"Әлки хәбәрләре" газетасы редакциясенең Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләге тапшырылды.


Суүткәргечләр яңартыла
"Алькеевоспецстрой" җәмгыяте Яңа Салман авылында суүткәргечләр төзү белән мәшгуль.
Эш инде ахырына якынлашып килә. Төзүчеләр 260 метрдан артык торбаны җиргә салганнар, тагын бер урамда траншеялар казып, торбалар саласы калган. Эшчеләр аяз коры көннәрнең һәр сәгатеннән файдаланып калырга ашыга. Экскаваторчы Анатолий Гуляев, шофер Фәнил Мифтахов, монтажчы егетләр алдагы берничә көндә эшне тәмамларга уйлыйлар. Төзелеш эшләре авыл халкын су белән тәэмин итүдә өзеклек тудырмаган.


Ярдәм кулы сузыйк
17 ноябрь кичендә Казанда булган авиаһәлакәт һәммәбезне дә тетрәндерде.
Бәхеткә, һәлак булучылар арасында райондашларыбыз юк. Шулай булса да, әлеге фаҗигагә беркем дә битараф кала алмый. Республикабызга килгән бу коточкыч бәла - барыбыз өчен уртак хәсрәт. Һәлак булучыларның туганнарына ярдәм күрсәтергә теләүчеләр акчаларын "Ак Барс Созидание" хәйрия фондының исәп-хисап счетына күчерә ала:
ОГРН 1061600052425
ИНН/КПП 1658079690/165701001
р/с 40703810100020000999 в ОАО "АК БАРС" БАНК
БИК 049205805
к/с 30101810000000000805
назначение платежа: "Жертвам авиакатастрофы".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев