Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Асфальтка да ямау кирәк

    Яз айларында юлларның тузуы бигрәк тә нык сиздерә. Шоп-шома асфальт юлларда күзгә күренеп уентыклар, хәтта базлар килеп чыга. Юлдагы мондый чокырлар автомобильне тиз сафтан чыгара, авариягә китерергә дә мөмкин. Шуңа да юл төзүчеләр беренче мөмкинлек туу белән ул базларга ямау салып ремонтлый да башлыйлар.

    Алексеевск юл төзү предприятиесенең район филиалы эшчеләре юлларда хасил булган базларны ремонтлауга керештеләр инде. Беренче чиратта Казан, Нурлат юнәлешләрендәге автотрассаларның тирән чокырлары ремонтланды. Хәзер инде кечерәк чокырларга да чират җитте. Хәер, асфальтта барлыкка килгән кечкенә чокырлар да вакытында ремонтламасаң көне белән зурая.
    Юллардагы чокырлар башта салкын ысул белән - битум, таш һәм битум салып ямалды. Хәзер инде, Базарлы Матак асфальт заводы эшли башлагач, юллар тагын да ышанычлырак итеп асфальт ярдәмендә ямала. Юл төзүчеләр үз алларына 1 майга ямау эшләрен башкарып чыгу бурычын куйганнар. Кыска гына вакыт эчендә юл ремонтына 40 тонна асфальт ясап озатылган.
    Прораб Илнар Сәмигуллин җитәкчелегендәге бригада ямау эшләрен бик сыйфатлы башкара. Ремонтчылар Олег Ермолаев һәм Илшат Вәлиевның бу хезмәттә тәҗрибәләре дә бар, тырышлыклары да зур.
    Язгы сулар автомобиль юлларына зыян салмасын өчен юл төзүчеләр юллар аркылы салынган 160 бетон һәм 36 тимер торбаны да чистартып куйганнар.
    Җәйге сезонда юл төзүчеләребез районда шактый күләмдә эш башкарырга ниятләп торалар. Автомобиль магистраленнән Карамалы авылына чаклы асфальт юл төзү каралган. Кошки юнәлешендә юл төзелеше быел да дәвам итәчәк. Монда әлегә кадәр салынган 2 километр озынлыгындагы асфальт юл озынаер дип көтелә. Түбән Биктимер халкы өчен дә күңелле яңалык бар - авылга кадәр һәм төп урамның буеннан-буена асфальт юл салу планлаштырыла.
    Моннан тыш, 4 авыл янында юлга автобус көтү өчен өр-яңа павильоннар урнаштырылачак, 1 километр озынлыгында тимер киртә (ограждение) ясалачак.
    Болар барысы да безнең, юлда йөрүчеләрнең, иминлеге өчен эшләнә. Шул ук вакытта юлларыбызны карап торучыларның да халыкка мөрәҗәгате-үтенече бар. Болар: Асфальт юлларга чылбырлы трактор белән кермәскә, авыл хуҗалыгы техникасы белән юл аркылы махсус билгеләнгән урыннардан гына чыгарга, асфальтка балчык кертмәү өчен аны мөмкин кадәр читтә коеп калдырырга. Асфальттагы балчык ул кечкенә автомобильләр, бигрәк тә автобуслар хәрәкәте өчен зур куркыныч тудыра. Юлчылар тырышлыгы белән беррәттән без барыбыз да юлларны карап-саклап тоту буенча тиешле таләпләрне үтәсәк, юлларыбыз озак хезмәт итәр, иминрәк булыр иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: