Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Асфальтлы чакрымнар арта

    Бүген районның кайсы юнәлешенә барып чыксаң да юлда эшләүчеләрне күрәсең. Бер якта күтәрткән юлны яңартып, ком, вак таш түшәп асфальт җәяргә җыенсалар, икенче якта юлда яңа барлыкка килгән чокырларны ямыйлар. Шулай ук юл кырыйларындагы үлән чабыла, павильоннар яңартыла. Бу эшләрнең барысын да "Алексеевскдорстрой" ААҖнең 170 кешедән торган Әлки участогы коллективы...

    Әлки халкы гомер-гомергә асфальт юллар турында хыялланып яшәде. Әле бит кайчан гына язгы-көзге пычракта, кыш кар көртләре салганда авылларыбызга УАЗ түгел, трактор белән генә үтеп була иде. Бүген инде районга соңгы 10 елда кайтмый торган кеше безнең якны танымый. Нинди заманча юллар барлыкка килде! Күп авылларга кергәндә юллар шәһәрнекеннән ким түгел. Хәзер асфальт юллар барлык таләпләргә җавап бирерлек итеп эшләнә. Болар инде 15-20 ел ремонтланмыйча хезмәт итәчәк.
    Юлларга асфальт җәелгәнче хәйран гына җир эшләре башкарыла. Әйтик, коллективта бүген 2 бригада су агар өчен юл аркылы торбалар урнаштыру белән шөгыльләнә. Участок начальнигы урынбасары Фәнил Гыйльфанов үзенең егетләре белән Карамалы авылының күтәртелгән юлларында 9 урында торбалар салган. Мастер Илнур Җиһаншин бригадасы Түбән Биктимер авылы юлында 7 урында шул эшләрне башкарган.
    Түбән Биктимер авылы, район үзәгенә терәлеп диярлек торса да, асфальт юлны быел гына күрәчәк. Район үзәгеннән бик нык читтә булган Югары һәм Түбән Колчурино авыллары, алай гына да түгел, кечкенә авыллардан саналган Исәлек халкына чаклы асфальт юлдан рәхәт күреп яшиләр инде. Шуңа бүген биктимерлеләр юлчыларның үзләренә бик тиз һәм сыйфатлы итеп 2200 метр озынлыктагы юл төзүләренә сөенеп туя алмыйлар. Монда башта бик әйбәтләп юл полотносы ясалды, ком, вак таш түшәлде. Бүген прораб Илнар Сәмигуллин бригадасы беренче кат асфальт җәю эшенә дә кереште. Бу юл төзелеше өчен 19,5 миллион сумга якын акча бирелгән. Ә моңа кадәр Илнар бригадасы Спас районының Никольское авылы тирәсендәге юлларны асфальтлап кайткан. Бу кечкәнә коллективның мактаулы эшчеләре шактый. Илнар Кыямов, Айрат Хисмәтов - шундыйлардан.
    Быелдан Карамалы авылы халкы да юл мәсьәләсендә тыныч яши ала. Үзәк автомобиль магистраленнән алып Карамалыга чаклы (ә бу ара 5,7 километр озынлыгында) күтәрткән җир полотносы ясалды. Тиздән ком вак вак таш түшәлә башлый. Аннан инде чират асфальт җәючеләргә. Карамалыга чаклы асфальт юл салу эшенә 56 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
    Димәк, Карамалы халкы быелдан автомобиль белән кыр юлларыннан, посадка кырыйларыннан, кем кая булдыра, шуннан йөрүне онытачак.
    Быез яз урталарыннан ук юлчы егетләр асфальтта барлыкка килгән базларны ремонтларга керешкәннәр. Районда бу эш 7326 квадрат метр мәйданда башкарылган. Чокырларны ремонтлауда мастер Ленар Хәйретдинов бригадасы зур тырышлык куя. Бүген алар юлдагы ярылган урыннарны бетонлап йөриләр. Бу эшләр юлларның "гомерен" озайта.
    Базарлы Матак асфальт-бетон заводында быел эшләр бик иртә башланды.Биредә башта район өчен һәм Спас, Алексеевск юлларын ремонтлауга асфальт чыгардылар. Хәзер инде Спас, Әлки районнарындагы юллар төзелешенә асфальт җитештерәләр. Сезон башыннан биредә 575 тонна асфальт ясап озатылган.
    Мастер Илшат Гафиятуллин җитәкчелегендәге бу коллектив асфальтны барлык таләпләренә туры китереп җитештерә. Ватылулар булганда эретеп-ябыштыручы Рөстәм Шәйхетдинов кебек оста куллар шунда ук эшне җайлап җибәрәләр. Биредә шулай ук оператор Фирдүс Гыйниятуллинның хезмәтен мактап телгә алалар. Ул һәр эшнең җаен, мәлен белеп башкара, диләр.
    Билгеле, юл төзелешендә грейдерчы Николай Феоктистовның хезмәте дә бик зур. Тәҗрибәле механизаторны бүген иң җаваплы урыннарга билгелиләр. Ул әле районнан читтә зур автомобиль магистрале төзелешендә эшли.
    Юлга чималны ташып торучы шоферлар хезмәте бәяләп бетергесез. "КамАЗ" йөртүчеләр Ринат Каюмов, Галиҗан Вәлиев, Тәлгать Шәмсетдинов коллективның иң тәҗрибәле һәм тырыш хезмәтчәннәре санала.
    Тиздән район үзәге белән Үргәгар арасындагы юлдан да автомобильләр белән югары тизлектә элдертә алачакбыз. Монда 2,8 километр озынлыктагы юлның күтәртелгән балчыгы яңадан ясалып, борылышлы өлешләре турыландырып асфальт түшәләчәк. Бу максатларга 37,5 миллион сумнан артык акча тотылачак. Район чигеннән Базарлы Матакка таба да юлның бер өлеше яңартылды.
    Быел Базарлы Матакның иң озын саналган Хәмидуллин урамына асфальт җәю дә планга кертелгән. Бу эшкә 20 миллион сум акча тотылачак.
    Юлчылар район авыллары башындагы үз автопавильоннарын яңадан буяп чыктылар. Шулай ук юл билгеләре беркетелгән 1774 багана һәм 1290 метр юл бордюрлары (тимер) буялган. 3 күпернең конструкциясенә капиталь ремонт ясалган, 464 километр озынлыгында юл читләре тигезләнгән, 275 километр юл разметкасы һәм 33 урында җәяүлеләр юлы разметкасы ясалган.
    Җәй әйләнәсе юл читендә үскән үләннәр чаптырыла. Үләннәрне тигез итеп чаптыру эшен МТЗ-82 тракторында Әмир Хафизов һәм Илшат Туктамышев башкаралар. Ә инде Радик Сингатуллин җитәкчелегендәге 5 кешелек бригада җәй буе моточапкычлар белән эшли.
    "Быелгы юл эшләре сезоны бик иртә башланды", ди Рашат Талипович.Үзләре дә эшне тиз һәм сыйфатлы итеп башкарырга тырышканнар. Шуңа да 2012 елга җиткерелгән заданиеләре җәй уртасына ук үтәлергә мөмкин. Аннан соң да коллектив эшсез ятмас-ел дәвамында планга өстәмә кертелгән эшләрне башкарырлар, киләсе елда эшлисе кайбер хезмәтләрне быелдан башларлар. Безнең юл төзүчеләрне көткән авыллар, урамнар районда шактый әле. Әлки участогы юл төзүчеләренә җәйге челләдә дә шулай армый-талмый эшләүләрен телисе килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: