Азык муллыгында өлешләре бар
"1 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, безнең районда 7167 гаилә шәхси хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Алар ит-сөт белән үзләрен генә тәэмин итеп калмыйча, район һәм республиканың азык-төлек базарын тулыландыруга да сизелерлек өлеш кертәләр".
Шимбә көнне район үзәгендә сөт җыючылар һәм сөт тапшыручыларның традицион слеты булып үтте. Өстә китерелгән цитата исә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов чыгышыннан алынды.
Әйтергә кирәк, быелгы слет башка еллардагысы белән чагыштырганда дәрәҗәлерәк булды, чөнки аңа шәхси хуҗалыкларында сыер асрап сөт тапшыручылар гына түгел, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары да, авыл җирлекләре җитәкчеләре дә, терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары да чакырылган иде.
Слетта катнашучыларны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин сәламләде. Ул авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы үсеше турында сөйләде, үткән ел нәтиҗәләренә бәя бирде. Райондагы эре терлекчелек комплекслары эшчәнлегенә тукталып үткәннән соң, Фердинат Мидхәтович игътибарны шәхси хуҗалыкларга юнәлтте:
-Узган елда шәхси ярдәмче хуҗалыклар тарафыннан 4053 тонна сөт реализацияләнде, бу алдагы 2010 ел күрсәткечләренә караганда 11 процентка артык. Халыктан сөт җыю һәм тапшыру бигрәк тә Салман авыл җирлеге территориясендә әйбәт оештырылган: район буенча җыелган сөтнең 12 проценты нәкъ менә биредә яшәүчеләр өлеше. Шушы ысул белән алар 5 млн 447 мең сум акча эшләп алдылар,-диде ул.
Район җитәкчесе гаилә фермаларына да кагылып үтте:
-Үткән елда бездә 10 гаилә фермасы оешты, аларның берничәсе терлекчелек биналарын төзеп бетереп, дәүләттән зур матди ярдәм алырга, шуның белән чыгымнарның күпчелек өлешен капларга да өлгерделәр инде. Быел үз алдыбызга тагын да күләмлерәк бурыч куябыз - тагын 50 гаилә фермасы булдырырга планлаштырабыз. Инде 23 гариза керде, без мондый теләк белдерүчеләргә һәрьяклап булышачакбыз. Сездән инициатива гына кирәк. Әле бит республика программасы белән генә чикләнми авыл эшчәннәренә ярдәм: федераль программалар да гамәлдә, һәм алар буенча гаилә фермасы төзүчеләргә субсидияләр 2 млн 700 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Фердинат Мидхәтович ит-сөтне җитештереп кенә калмыйча, чималдан продукция ясау кирәклеген, шулай отышлырак икәнлеген дә ассызыклады. "Сездән бары теләк һәм тырышлык кына кирәк, һәрьяклап булышу исә -безнең бурыч",-дип ышандырды ул.
Һәм район башлыгы Абдул Салманнан шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Җиһаншин Айдарга, Иске Камка һәм Карга авыл җирлекләре башлыклары Әкбәров Фәргать белән Минһаҗев Рамилга, терлекчелек буенча консультант Идрис Хәмитовка, Иске Матактан технолог-орлыкландыручы Леонтьев Евгенийга Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов кул куйган Мактау кәгазьләрен тапшырды.
Теманы Идрис Хәмитов дәвам итте. Ул районда эшләүче банкларның шәхси хуҗалыкларны үстерүгә 1788 ташламалы кредит бирүләрен, алар буенча 30969 мең сум субсидия түләнүен, кредит акчасына 2623 баш мөгезле эре терлек, 221 баш дуңгыз, 1023 оя умарта, 171 берәмлек трактор һәм автомобиль, 65 берәмлек авыл хуҗалыгы җиһазлары сатып алынуын, 514 терлекчелек бинасы төзелүен әйтте. Аннары ул, югары технологияле гаилә терлекчелек фермалары төзү мәсьләсенә әйләнеп кайтып, районда бу юнәлештә башкарылган эшләр турында сөйләде:
-Хәзерге вакытта Төгәлбәйдә Гәрәев, Базарлы Матакта Агапова, Үргәгарда Мусина, Ташбилгедә Әхмәдиев, Түбән Әлкидә Хәйруллинның гаилә фермалары төзелеп бетеп, продукция җитештерә башлады инде. Тагын 30 дан артык кеше әлеге программадан файдаланып, яз җитү белән төзелеш эшләре башларга әзерләнәләр. Җирнең үз хуҗасын булдыруны, авылларыбызны саклап калып, өстәмә эш урыннары булдыруның бердәнбер һәм нәтиҗәле юлы,-диде ул.
Халыктан сөт җыю начар оештырылган авыл җирлекләренә дә бераз эләкте район идарәсе консультантыннан: Апак, Базарлы Матак, Борискино һ.б. (барлыгы 10) авыл җирлекләрендә 1500 баш сыер асрала, бу шәхси сектордагы терлекләрнең 47 проценты. Әмма ел дәвамында барлыгы 960 тонна гына сөт хәзерләнгән алардан, ягъни бөтен хәзерләнгән продукциянең 22,6 проценты гына. "Әгәр алар уртача район күрсәткечләренә ирешсәләр дә, тагын 10 млн. сумнан артык акча эшләп була иде бит,"-диде ул.
Иске Камка авыл җирлегенең бу юнәлештәге эшчәнлеге турында аның башлыгы Фәргать Әкбәров сөйләде.
-Бездәге 166 йортның 97 сендә мөгезле эре терлек асрыйлар, 160 баш сыер исәпләнә. 2011 елда халыктан 4012 центнер сөт җыеп, 4 млн. 417 мең 400 сум акча тараттык. Ягъни бер баш сыердан 26935 сумлык 2446 кг сөт хәзерләнде,-диде ул.
Шуннан соң бик яхшы эшләгән сөт җыючыларга, сөт тапшыручыларга эшне тиешенчә оештырган авыл җирлекләре башлыкларына, ясалма орлыландыру технологларына акчалата бүләкләр бирделәр. Мәсәлән, үткән елда 247 центнер сөт тапшырган фермер Әсхәт Билданов беренче бүләккә ия булды. Иске Салманнан Насыйбуллин Нәбиулла 212 центнер, Базарлы Матактан Зиннәтуллин Кадыйр 163 центнер, Татар Төгәлбәеннән Гәрәев Фәнил 124 центнер сөт хәзерләп, икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.
Шәхси хуҗалыклар арасында I-III бүләкләргә Абдул Салманнан Җиһаншин Айдар, Ташбилгедән Әхмәдиев Фәргать, Карамалыдан Сафиуллина Гөлчәчәк лаек булдылар. Тагын бик күпләргә кызыксындыру премияләре бирелде.
Сөт җыючыларның хезмәтен дә билгеләп үттеләр: Салманнан Хәмидуллин Руслан халыктан 330 тонна, Иске Алпардан Сәйфетдинов Маннур 296 тонна, Каргадан Фәсахов Әмир 230 тонна сөт җыеп, беренче-өченче дәрәҗә премияләргә лаек булдылар. Тагын 9 сөт җыючыга кызыксындыру премияләре бирелде. Шулай ук иң күп сөт җыелган авыл җирлекләре башлыклары да бүләкләнде, районда бүгенге көндә эшләп торучы 21 ясалма орлыкландыру технологы да өлешсез калмады. Бүләк алучыларның барысын да район азык-төлек идарәсе начальнигы Әсхәт Сәгъдиев котлап, тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде.
Авылда яшәп тә терлек асрамасаң, тормыш ничектер тулы түгел кебек. Сыер гаиләне сыйфатлы, тәмле ризык белән тәэмин итә, күргәнебезчә, бераз акча эшләргә дә мөмкинлек бирә. Билгеле, халыктан сөт җыюны тиешенчә оештырган очракта. Шимбә көнне үткән слет моны кабат раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев