Балалар иҗаты йортында Россиядә Ватан геройлары көнен билгеләп үттеләр
Балалар иҗаты йортында 9 декабрь - Россиядә Ватан геройлары көненә багышланган әдәби музыкаль композиция белән билгеләп үттеләр. Кичәгә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде. Тамашачылар - мәктәп укучылары алып баручыларның батыр якташларыбыз - Советлар Союзы һәм Россия геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары турында сөйләгәннәрен тыңладылар. Сәхнәдән туган илгә...
Балалар иҗаты йортында 9 декабрь - Россиядә Ватан геройлары көненә багышланган әдәби музыкаль композиция белән билгеләп үттеләр.
Кичәгә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде. Тамашачылар - мәктәп укучылары алып баручыларның батыр якташларыбыз - Советлар Союзы һәм Россия геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары турында сөйләгәннәрен тыңладылар. Сәхнәдән туган илгә багышланган җырлар яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев