Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Базарлы Матак урамнарына каты түшәмәле юллар салуга быел 30 миллион сум акча бүлеп бирелә

Бу суммага авылдагы ике катлы йортлар тирәләренә 4 метр киңлектәге вак таш җәелгән юллар төзеләчәк. Төзүчеләр, Пушкин, Яңа, Энгельс урамнарына асфальт җәю күздә тотыла. Шулай ук Мәктәп, Ленин, Кызыл Армия урамнарына да вак таштан юллар салачаклар. Юл куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан күп кенә урамнарда (Крайнов, Көнчыгыш, Хәмидуллин, Кыр һ.б. урамнар)...

Бу суммага авылдагы ике катлы йортлар тирәләренә 4 метр киңлектәге вак таш җәелгән юллар төзеләчәк.

Төзүчеләр, Пушкин, Яңа, Энгельс урамнарына асфальт җәю күздә тотыла. Шулай ук Мәктәп, Ленин, Кызыл Армия урамнарына да вак таштан юллар салачаклар. Юл куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан күп кенә урамнарда (Крайнов, Көнчыгыш, Хәмидуллин, Кыр һ.б. урамнар) ясалма тигезсезлекләр булдырылачак. Бу әйбәт юлдан зур тизлек белән җилдерергә яратучы машина йөртүчеләрне бераз булса да "йөгәнләргә" булышыр, диләр юл хәрәкәте инспекторлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев