Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районы басуларында бөртеклеләрнең 34 процент мәйданда уңыш җыеп алынды

Районыбыз басуларында бөртеклеләрнең 12867 гектарында, ягъни 34 процент мәйданда уңыш җыеп алынды. Без, Нурлат, Азнакай районнары белән берлектә, Әлки дә быелгы урып-җыюда алдынгылар рәтендә. Сүз дә юк, уракның югары темп белән баруы комбайнчыларның яхшы әзерлеге нәтиҗәсе дә. Республикада уңышның уртача чыгышы бер гектарга 23,6 центнер. Безнең иген кырларында ул Татарстанныкыннан...

Районыбыз басуларында бөртеклеләрнең 12867 гектарында, ягъни 34 процент мәйданда уңыш җыеп алынды.

Без, Нурлат, Азнакай районнары белән берлектә, Әлки дә быелгы урып-җыюда алдынгылар рәтендә. Сүз дә юк, уракның югары темп белән баруы комбайнчыларның яхшы әзерлеге нәтиҗәсе дә. Республикада уңышның уртача чыгышы бер гектарга 23,6 центнер. Безнең иген кырларында ул Татарстанныкыннан югары - 24,4 центнер. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматларга күз салсак, әлегә 31394 тонна яңа ашлык суктырылган. Шуның 28,6 мең тоннасы көзге бодай.

"Хузангай" кооперативы игенчеләре 5150 гектарда көзге бодайны (12 мең тонна), "Көньяк Әлки" механизаторлары бөртеклеләрнең 40% бетереп районда алдынгылар рәтендә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев