Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Людмила Лыскова 50 ел буе балаларга математика фәнен укыткан

Җәй инде узып бара, тиздән мәктәпләрдә кыңгырау чыңлар, балаларны сагынып беткән класслар аларның күңелле чыр-чуына күмелер. Белем көне якынлашкан бу көннәрдә минем сезгә 50 ел буе балаларга математика фәнен укыткан, әле һаман мәктәптә эшләп йөрүче дәү әнием Людмила Ивановна Лыскова хакында сөйлисем килә. Бик күптән, 1941 елда Кузнечиха районының Чуаш...

Җәй инде узып бара, тиздән мәктәпләрдә кыңгырау чыңлар, балаларны сагынып беткән класслар аларның күңелле чыр-чуына күмелер. Белем көне якынлашкан бу көннәрдә минем сезгә 50 ел буе балаларга математика фәнен укыткан, әле һаман мәктәптә эшләп йөрүче дәү әнием Людмила Ивановна Лыскова хакында сөйлисем килә.
Бик күптән, 1941 елда Кузнечиха районының Чуаш Борнае авылында минем булачак дәү әнием Люба Романова дөньяга килә. Авыл советы секретаре аның таныклыгын тутырганда исемен ялгыш Люда дип яза, ул шулай Людмила булып китә.
Кызчыкның әтисен фронтка алалар, тиздән аның хәбәрсез югалуы турында кәгазь килә. Әнисе кияүгә чыга, ә өч яшьлек Людмиланы дәү әнисендә калдыра. Улын һәм җиде киявен сугышта югалту хәсрәтеннән көн-төн яшь түккән дәү әнисе сукырайган була.
Дәү әни үскән өйдә радио да, ут та булмый. Ә 8 нче сыйныфтан башлап күрше Сихтермә авылы мәктәбенә берничә чакрым йөреп укырга туры килә. Кияргә кием дә юк бит әле, Люда өч ел буе бер үк итәк һәм кофтадан йөри.
-Мәктәптә мин бик әйбәт укыдым. Шундый фәкыйрь гаиләдә үсүче кызның укырга омтылышы зур булуга укытучылар да гаҗәпләнә иде,-дип искә ала Людмила Ивановна.
Урта мәктәпне тәмамлагач, ул кесәсендә 10 сум акча белән җәяү Мәләкәс шәһәренә юл тота. Ә Чуаш Борнаеннан Мәләкәскә кадәр 70 чакрым ара. Кыз институтка керергә хыяллана. 2,5 сумга ул кара белән авторучка, 1 сумга сөлге сатып ала. Калган 6,5 сумга ай буе яшәп, биш имтихан тапшырып, Мәләкәс педагогика институтына укырга керә.
-Бернинди ярдәмсез ничек укырсың биш ел буе?!- дип озата аны 80 яшьлек дәү әнисе.
Ә Людмила авырлыклардан сыгылып төшми, киресенчә, ныгый гына бара. Билгеле, аңа эшләп укырга туры килә. Ул кибет мөдире гаиләсендә йорт эшләрен башкара. 3 яшьлек кызларын балалар бакчасына йөртә, ашарга пешерә, кер юа. Ә җәйге каникулларда ашлык кабул итү пунктында эшли. 1962 ел җәендә исә урман кисүче булып урнаша. 21 яшьлек кечкенә, ябык кыз көне буе авыр хезмәт башкарып тәмам хәлдән тая, бөтен тәне сызлый, аягына да баса алмый. Хезмәттәше Варвара түти "терелү" юлын өйрәтә - яңадан эшкә барырга. Чынлап та, икенче көнне инде эшләргә җиңелрәк була. Ә берничә көннән ул утын кисәргә тәмам остарып җитә.
Шул елны ул кияүгә чыга, кызы Таня туа. 1963 елда институтны уңышлы тәмамлый, диплом ала һәм мәктәптә математика, физика укыта башлый. 1972 елдан 2001 елгача дәү әни Юхмачы урта мәктәбендә хезмәт куя. Биредә аның гаиләсенә хәсрәт килә, ире үлеп китә. Берничә елдан ул кабат кияүгә чыга, ятим калган дүрт балага әниләрен алыштыра. 1978 елда дәү әнинең тагын бер кызы - минем әнием дөньяга килә. Шулай итеп, алар алты бала тәрбияләп үстерәләр.
Лаеклы ялга чыккач та өйдә озак утырырга туры килми Людмила Ивановнага. Аны Каракүл тугызъеллык мәктәбенә эшкә чакыралар.
Аннан соң ул Түбән Кәчи урта мәктәбендә, Соңрак Югары Әлморзада физика һәм математика укыта. "Укытучы хезмәтендә иң мөһиме нәрсә?" дип сорадым мин дәү әниемнән. Ул озак уйлап та тормыйча җавап бирде:
-Һәр баланы, димәк, кешене аңлый белергә, күңеленә юл табарга. Укытучыдан башка физиклар да, лириклар да булмас иде. Укытучы булу әле ул дәресләр үткәрү генә түгел, һәр баланың проблемаларын белергә, аларны хәл итәргә булышырга кирәк. Без гел ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшләдек, балаларның өйләрендә еш була идек.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Людмила Ивановнаның бүләкләре дә байтак. Ә аның иң зур мактанычы - укучылары.
-Мин укыткан балалар арасында нинди генә профессия кешеләре юк: генерал-полковник, банкирлар, моряклар, төзүчеләр, машинистлар, бизнесменнар... Бүген Ватаныбызны данлаучы әлеге булдыклы кешеләргә белем бирүем белән чын күңелдән горурланам,-ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев