Бәла булмасын, дисәк
Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Зур хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын өчен уяу булырга, алдан ук чараларын күрергә кирәк. Татарстанның Министрлар кабинеты, 25 апрельдән 15 майга чаклы республика территориясендә махсус янгынга каршы режим кертү турында боерык биреп, әлеге чараларны конкретлаштырды. Ә район башкарма комитеты, шушы боерыкка таянып, үз карарларын кабул...
Метеорологларга ышансаң, быелгы җәй эсселек һәм корылык буенча 2010 ел җәен дә уздырачак икән. Елның коры айларында янгыннар саны болай да артып китә, яз-җәй артык эссе булса, ут чыгу куркынычы торак йортларга һәм төрле корылмаларга да, урманнарга да бертигез янаячак. Шуңа күрә район урманнарын уттан саклау чаралары турында башкарма комитетның махсус карары бар.
Апрель-май гадәт буенча чистарту айлары. Җыелган чүп-чардан арынуның исә ешрак иң гади юлын - ут төртеп яндыруны сайлыйбыз. Ә бит моны торак пунктлар территорияләрендә, урманнарда, предприятиеләр һәм шәхси йортлар яннарында эшләргә ярамый. Торак пунктларны, икътисад объектларын ландшафт янгыннарыннан саклау өчен минераллаштырылган полосалар булдырырга, территорияләрне коры үләннәрдән һәм чүп-чардан чистартырга кирәк. Кипкән үләннән тиз генә котылам дип аңа ут төртү төзәтеп булмаслык зур бәлага китерергә мөмкин - коры-сары буйлап йөргән утны тиз генә туктатам димә!
Дәһшәтле янгын беркемне дә һәм бернәрсәне дә аямый. Байкал арты өлкәләрендә ничә көн инде ут белән көрәшәләр, урманнар гына түгел, авыллар яна! Телевизордан күрсәткән сюжетларны карасаң, сугыш вакыты диярсең, янып көлгә әйләнгән өйләр урынында мич я морҗалар гына тырпаеп утыра. Ә бит ут кайда да шул ут инде ул, сак булмасак, безнең авыллар, безнең йортлар да шул хәлгә төшәргә мөмкин.
Район башкарма комитеты карарларында янгынга каршы түбәндәге чаралар да планлаштырылган: янгын частеннән ерак урнашкан авылларда янгынга каршы ирекле дружиналар булдырырга һәм аларның тәүлек әйләнәсе кизү торуын оештырырга, моңа өстәп, су сиптерү, янгын сүндерергә җайланган башка төр техниканы әзерләп куярга кирәк. Авылларны су белән тәэмин итү өчен өстәмә чаралар күрү тиешле. Янгын чыккан очракта халыкка хәбәр җиткерү өчен тавышлы сигнал куярга кушылган әлеге карарларның бер пунктында.
Утны су белән генә сүндереп була. Ә җәй көннәрендә күпчелек торак пунктларда су дефицитка әйләнә. Шуңа күрә су башняларын су алу җайланмалары белән җиһазлауны, буалар корып куюны, елга-күлләргә, ясалма сулыкларга килү юлларын җайлауны алдан кайгыртып куярга кирәк.
Авыл хуҗалыгы формированиеләре язгы кыр эшләре белән мәшгуль. Техника басуда эшләгәндә шулай ук куркынычсызлык чаралары күрелергә тиеш: урманнарга, агачлыкларга якын кырларда кипкән үләннәрне, камышны яндырмаска, кырларны урман я автомобиль юлларыннан аерып тору өчен 4 метрдан да ким булмаган полосаны сукалап куярга, техниканың төзеклеген тикшереп торырга кирәк.
Урманнар шулай ук янгыннардан мөмкин булганча ышанычлы итеп сакланырга тиеш: ял итәргә, эшкә дип урманга килүчеләрдән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең тайпылышсыз үтәлүен таләп итргә; янгын чыгу куркынычы очрагы булган чорда транспорт чараларын урманга бөтенләй кертмәскә, халык санын да чикләргә, авыл җыеннарында кешеләр белән аңлату эшләре алып барырга, янгынга каршы темага үгетләү һәм агитация материаллары әзерләп таратырга. 105 нче янгын частенең сугышчан расчетларын резерв янгын техникасы, ә янгын сүндерү машиналарын үләнгә, аслыкларга ут капкан очракта янгын сүндерү өчен кирәкле чаралар белән тәэмин итәргә кирәк.
Кыскасы, янгынга каршы чаралар күпләп планлаштырыла, аларны үтәү өчен җаваплы кешеләр һәм службалар билгеләнгән.
Ут, янгын беркемне дә аямый, шуңа күрә әзерлек чараларының да артыгы юк. Әмма иң зур әзерлек үзебездә, үз башыбызда булсын, һәркем иң гади саклану чараларын белсен һәм үтәсен, ваемсыз булмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев