Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Белем өстәргә – Германиягә

Районыбыз табиблары Илмир Шәмсетдинов һәм Әнвәр Кәтиев ноябрь азагында Германиягә стажировка үтәргә китәләр.

Газета укучыларыбыз хәтерлидер, Түбән Әлки фельдшер-акушерлык пункты мөдире Илмир Шәмсетдинов белән Яңа Салман табиблык амбулаториясе гомумпрактика табибы Әнвәр Кәтиев быел июнь аенда "Ел табибы - Ак чәчәкләр" республика бәйгесендә җиңеп чыкканнар иде. Бүтән бүләкләр белән бергә җиңүче табибларга чит илдә стажировка үтәргә юллама да тапшырылды. Табибларыбыз Германиянең әйдәп баручы клиникаларында профессиональ осталыкларын күтәрәчәк. Чит ил белгечләре белән алар тәрҗемәчеләр ярдәмендә аралашыр дип күздә тотыла.

Икенче урак дәвам итә
Районда бөртеккә кукуруз барлык мәйданнарның 63 процентында, көнбагыш 62 процентында җыеп алынган.
"Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыкларында бөртек өчен кукуруз 2135 гектар мәйданда җыелган. Тагын 1274 гектарда эш башкарасы бар. Кукурузның уңышы гектардан 49 центнер тәшкил итә (узган ел 19 центнер гына булган). Көнбагыш мәйданнарының 10064 гектары суктырылып, 17982 тонна уңыш җыеп алынган. Әле 6079 гектарда көнбагыш басулары игенчеләрне көтә.

Халык участковые өчен тавыш бирәбез
Россия Эчке эшләр министрлыгы үткәрә торган "Халык участковые-2013" дигән конкурсның соңгы этабы 10 ноябрьдә тәмамлана.
Тавыш бирү "Комсомольская правда" сайтында үткәрелә. Алдагы этаплар нәтиҗәләре буенча "Халык участковые" исеменә дәгъва белдерүчеләр арасында Татарстаннан бер генә полиция хезмәткәре - Түбән Кама шәһәреннән участок инспекторы бар. Якташыбыз өчен www.kp.ru сайтында "Общество" бүлеген эзләп табып, "Халык участковые" хәбәренә кереп тавыш бирергә мөмкин.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев