Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бергәләп таш юл салалар

Югары Әлморза авылында яшәүчеләр үз көчләре белән урамнарына таштан әйбәт юл сала башлаганнар. Шул турыда ишеткәч, сәгате белән әлеге авылга ашыктым.

Авыл халкы үзара аралашуның, күңелле яшәүнең нинди генә юлларын тапмый! Авыл көне, урам бәйрәме, шәҗәрә бәйрәме кебек чаралар турында гел ишетеп торабыз. Ә менә бөтен урам халкы җыелып берничә көн өмә үткәргәнне һәм бергәләп юл салганны ишеткәнем юк иде әле.
Кичке тугызлар тирәсе иде, Югары Әлморзадан берәү шылтырата:
-Безнең урам ир-атлары 10 көн инде юлга таш җәяләр. Дәү чүкечләр белән таш ваклап урам юлына салалар. Күреп китегез әле,-диде ул. Һәм мин, фотоаппаратны алып, караңгы төшкәнче өлгерим дип Әлморзага ашыктым.
Югары Әлморзаның асфальтланган үзәк урамыннан мәктәп ягына борылдым. Пионерлар урамында бер төркем ир-егетләр мәш килеп таш ваталар, көрәкләр белән шуны юлга җәяләр. Күбесенең кулында авыр кувалдалар, лом һәм көрәкләр. Урамның 150 ләп метрын кызыл кирпеч ватыклары белән каплап өлгергәннәр.
Бу эштә башлап йөрүче Алмаз Төхвәтуллин болай диде:
-Авылыбызның үзәк урамыннан мәктәпкә чаклы асфальт юл сузылган. Анысы бик яхшы, билгеле. Әмма язгы-көзге яңгырлы чорда үзебезнең урам үтеп булмаслык хәлгә килә. Хәзер бит йорт саен җиңел машина, алар белән өйгә кадәр кайтып җитеп булмый. Шуңа күршеләр белән киңәшләштек тә, урамыбызны рәткә кертергә булдык.
Иске терлек фермасын сүткәч, аның ташларын бульдозер белән авыл кырыендагы чокырга төрттергәннәр. Шушы ташларны трактор, йөк машиналары белән урамнарга ташый башлаганнар егетләр. Бу эштә шәхси техникасы булган башка авылдашлары да ярдәм иткән.
Без сөйләшкән арада егетләр зур-зур ташларны кувалда белән ваткалый тордылар. Бетонлы измәгә береккән ташны ваклау ансат түгел.
-Менә мин бу йортта торам, "Кызыл Шәрык-Агро"да автобуста эшлим. Вахта йөртәм,-дип сүзгә кушылды Ринат Гыйльфанов.-Еш кына эшкә иртәнге 4тә дә чыгып китәргә туры килә, кайчак өйгә төн уртасында кайтам. Автобус белән өйгә кадәр керә алмагач, аны теләсә кайда калдырган чаклар була. Машинага тимәсеннәр дип тынычлап ял итә дә алмыйм. Ә хәзер асфальт юлдан минем өйгә кадәр таш җәйдек. Теләсә кайчан капка төбенә кадәр кайтырга була.
Бу урамда яшәүче ир-егетләр барысы да эш кешеләре. Рәвис Шәяхмәтов Юхмачы сөт комплексы каравылчылары җитәкчесе. Ул да җиңел машина белән йөри, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чыгып китә, кайтып керә. Әхтәм Төхвәтуллинның да өстәр сүзе бар икән:
-Каладан кунаклар кайта-китә башласа, борчыла идек, өйгә кадәр машиналары белән килеп җитә алмыйлар,-диде ул, авыр кувалдасын куеп торып.
Пионерлар урамының озынлыгы 300 метр тирәсе, яртысыннан артыгына калын итеп таш җәелгән инде. Таш астына җирне тигезләп балчык салганнар. Исәпләре - урамны тулысынча ташлы юллы итәргә, өстенә ком да җәергә.
Авыр кул хезмәте бу, шуның өстенә егетләргә моны эшләргә беркем дә кушмаган, тотканнар да үз урамнарында өмә ясап юл ремонтларга керешкәннәр. Кызганыч, мондый мисаллар сирәгрәк очрый. Авыл җирлекләре башлыклары зарлана: су торбасы тишелсә, яллап эшләтәбез, шул урамда яшәүчеләрнең ник берсе булышырга чыксын, диләр. Ә бит заманында авыл халкы бергәләп ат белән җир ташып күл казыган, юл күтәрткән, буа буган... Көчле техника да булмаган бит ул чорларда. Хәзер шул бөтен проблеманы, хәтта үзебезнең хәлдән килерлеген дә кемнеңдер чишүен көтәбез. Шундыйга күнеккән бер заманда югарыәлморзалыларның бу гамәле күңелне сөендерде. Бар әле, бар авылларыбызның йөзе, халкының көнкүреше турында кайгыртып, тырышып яшәгән кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев