Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Беркем дә бүләксез калмады

Балалар иҗат йортында сәләтле балалар өчен оештырылган район башлыгы Чыршы бәйрәме бик күп укучылар катнашында, күңелле һәм мавыктыргыч үтте.

Бәйрәмгә барлык мәктәпләрдән уку алдынгылары, конкурсларда һәм фән олимпиадаларында җиңү яулаган, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы 200 бала чакырылган иде. Район башлыгы исеменнән аларны башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова котлады. Укучылар Балалар иҗат йорты хезмәткәрләре әзерләгән эчтәлекле бәйрәм тамашасын карап хозурландылар. Кыш бабай һәм Кар кызы әкият геройлары белән бергәләп рәхәтләнеп күңел ачтылар. Чыршы бәйрәменең һәр кунагы Яңа ел бүләгенә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев