Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Җирдә тынычлык хакына” дип аталган республика конкурсында катнашыгыз

    9-14 яшьлек балалар "Җирдә тынычлык хакына" дип аталган республика конкурсында катнашырга чакырыла. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелүче бу бәйгедә сугыш чорында совет халкының фронттагы һәм тылдагы геройлыгы турындагы шигырь яисә проза әсәреннән өзекне сәнгатьле итеп уку сорала. Әсәр әдәбият буенча мәктәп программасына кермәгән булырга тиеш. Конкурс 2014 елның 1...

    9-14 яшьлек балалар "Җирдә тынычлык хакына" дип аталган республика конкурсында катнашырга чакырыла.

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелүче бу бәйгедә сугыш чорында совет халкының фронттагы һәм тылдагы геройлыгы турындагы шигырь яисә проза әсәреннән өзекне сәнгатьле итеп уку сорала. Әсәр әдәбият буенча мәктәп программасына кермәгән булырга тиеш. Конкурс 2014 елның 1 декабреннән 2015 елның 1 маена кадәр үткәрелә. Аның шартлары белән балалар китапханәсендә танышырга була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: