Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Районны газлаштыруга 25 ел. Өегезгә газ килгән көн хәтерегездәме?

    Моннан нәкъ 25 ел элек районыбызда һәрберебезнең тормыш-көнкүрешен тамырдан үзгәрткән зур вакыйга булган иде. Салкын ноябрь көнендә Базарлы Матактан аз гына читтә беренче автомат газ бүлү станциясе ачылды һәм шунда ук төзелгән оператор өенә зәңгәр ягулык бирелде. Мөгаен, бу юлларны укуга һәркем үз йортына газ килгән көнне исенә төшергәндер. Әй,...

    Моннан нәкъ 25 ел элек районыбызда һәрберебезнең тормыш-көнкүрешен тамырдан үзгәрткән зур вакыйга булган иде. Салкын ноябрь көнендә Базарлы Матактан аз гына читтә беренче автомат газ бүлү станциясе ачылды һәм шунда ук төзелгән оператор өенә зәңгәр ягулык бирелде.
    Мөгаен, бу юлларны укуга һәркем үз йортына газ килгән көнне исенә төшергәндер. Әй, ул вакыттагы сөенеч! Газчылар килгәнне көтеп шактый суынган өйләргә (шарты шундый иде бит, газ кертер алдыннан күмер я утын белән эшләп торган мичләрне өзәргә кирәк иде) җылы иңгәнне тою, берәр сәгатьтән бүлмәләрнең торып булмаслык кызуы, кышмы-көзме икәненә карамастан, ишек-тәрәзәләрне каерып ачып кую! "Бүген безгә газ бирәләр!" дигән хәбәр туган-тумача арасында тиз тарала да, алар газлы өйнең нинди икәнлеген күрү-тою өчен кунакка җыела. Ә хуҗабикәләр плитәдә, духовкада тәмле ризыкларны күп итеп, газны иркен тотып пешерәләр…
    -Татарстанда авылларны газлаштыру буенча Президент программасы кабул ителү бик тә мөһим, халыкны кайгыртып эшләнгән, авыллар үсешенә гаять зур йогынты ясаган адым булды ул,-дип искә төшерә районны газлаштыруда башыннан ахырына кадәр катнашкан Ришат Әсәт улы Хәлиуллин.
    Базарлы Матакта станция ачылганчы Биләрдән безнең районга магистраль газүткәргечләр сузыла, ул Үргәгар, Биктимер авыллары аша уза. Аннары Матактан Түбән Әлки һәм Юхмачыга таба тарталар, шул ук авылларда автомат газ бүлү станцияләре төзелә.
    -Югары басымлы газүткәргечләрне Әлмәттән "Востокмонтажгаз" егетләре төзеде, бу оешма подрядчы иде. Ә шушы магистральдән челтәр булып район территориясенә сузылган түбән басымлы газүткәргечләрне Альберт Фәйзрахманов җитәкләгән "Татгаз" оешмасы җир астына салды. Газны авылларга кертергә вакыт җиткәч инде үзебезнекеләр - "Алькеевогазстрой" кушылды, шулай ук "Востокмонтажгаз", "Газстрой", "Газпромстрой", "Алтаир" оешмалары, Димитровградтан, Мари иленнән газчылар эшләде,-ди Ришат Әсәтович.
    Ул елларда газлаштыру һәр җыелышта көнүзәк мәсьәлә иде шул.
    Татарстанда газлаштыру фонды төзелеп, аның җитәкчесе Җәүдәт Миннәхмәтов атна саен диярлек районга килеп йөрде. Билгеле, үз җитәкчеләребез, авыл советлары рәисләре, ул чорда әле яшәп килгән колхоз-совхоз, кооперативлар рәисләре - барысы да газлаштыру буенча Президент программасын үз вакытында үтәү өчен тырышып йөрделәр, халык арасында аңлату эшләре алып бардылар. Без, журналистлар, шундый җыелышларда була идек.
    -Үгезеңне, танаңны сат, ул булмаса, сыерыңны сат, әмма хәзер өеңә газ кертеп кал. Сыерны аннары да алырсың, ә авылдан газчылар китсә, газсыз калачаксың,-дип үгетләделәр җитәкчеләр халыкны.
    -Әйе, бик киеренке эшләдек. Башта документлар белән чаптык. Аннары заводларда төннәр кунып башта тимер, аннары полиэтилен торбалар ташыдык. Ул елларда Кама аша күпер юк иде бит, кышын юллар өзелә, әйләнгечтән йөри идек. Ә кайткач, төнге караңгыны "УАЗ" машинам фарлары белән ертып, эшләнгәннәрне карап тикшерә идем. Чөнки һәркөн диярлек отчет бирәсе иде бит,-дип искә төшерә Ришат ага.
    Шундый зур тырышлык һәм көч куелган хезмәт тиздән әйбәт нәтиҗәләр бирә башлый: ел саен йөзләгән өйгә зәңгәр ягулык килә. Ә бер елны бу күрсәткеч 2,5 меңгә җитә! Вакыт-вакыт газлаштыру берьюлы 15 авылда алып барыла.
    Базарлы Матакта беренче булып газ Яңа (хәзерге Шәйдуллин) урамындагы сигез йортка бирелгән булган. Автомат газ бүлү станциясенең беренче операторы булып Александр Шамышев эшли. Ул вафат булгач, аны Юрий Волков алыштыра.
    -Төрле хәлләр булды инде. Кешеләрнең күпчелеге газлаштыруны уңай кабул иттеләр, үзләренә тиешне эшләделәр. Әмма торба салу өчен траншея казучы экскаваторга каршы сәнәк белән чыгучылар, "минем өемә якын килмәгез!" диючеләр дә булды. Ничек итсәк иттек, программаны Президентыбыз Минтимер Шәймиев билгеләгән вакытка үтәп чыктык. Хәтта күрше районнарны да узып киттек әле. Районның 4-5 йорт кына калган авылларына да газны илтеп җиткердек. Барлык йортларның 99 процентын газга көйләүгә ирештек,-ди Ришат Әсәтович хаклы горурлык белән.
    …Менә шундый үзенчәлекле юбилей. Моннан чирек гасыр элек башланган газлаштыруның рәхәтен күрәбез. Хәзерге вакытта районда 6943 йорт, 500 ләп социаль-көнкүреш-мәдәни объект, оешма-учреждениеләр биналары газлаштырылган. Һәркөн иртән җылыда уянып, кичен җылы өйләребезгә әйләнеп кайтып, кышның салкыннарын да сизми калабыз икән, республиканың ул вакыттагы президентын, авылларны газлаштыру программасын үтәүдә катнашкан җитәкчеләрне, белгечләрне, эшчеләрне шулай ук җылы рәхмәт белән телгә алырга тиештер без.

    Өегезгә газ килгән көн хәтерегездәме?
    Шакиров Илшат, Карамалы:
    -Моннан 15 ел элек, 8 апрельдә авылыбыздагы 64 йортка газ җибәрергә дигән наряд кайтты. Әтием Наил прораб иде, ул авылга газ кертүдә актив катнашты. Ә үзем шушы көннән башлап газ эксплуатацияләү хезмәтендә слесарь булып эшлим. Ул көнне авылда бәйрәм булды - өйләрдә коймак, бәлеш пеште, әлегә газ кермәгән өйләр хуҗалары күршеләренә кереп, җылынамы икәнне тикшерделәр. Тормышыбызны үзгәртте газ: өйгә өстәп тагын бер бүлмә, мунча салдык, җылы бәдрәф бүлмәсе ясадык. Иртән йокыдан торып, җылы идәнгә яланаяк басулар бигрәк рәхәт бит.
    Смирнова Людмила, Югары Матак:
    -Газ кертү хәбәрен ишетүгә өебезгә янкорма өстәп салдык, газ белән дә, утын ягып та эшли торган казан, яңа плитә алып куйдык. Минем приватизация ваучерыма алган акцияләрем бар иде, шуларны саттык, акчасы өйгә газ кертергә җитте. Газ килгән числосын хәтерләмим, әмма өйнең шунда ук җылынып китүе, моңа бик сөенгәнебез истә. Ул вакытта бит газның бәясе дә бик арзан, нибары 4 тиен иде. Уңай, билгеле, газдан файдалану, тик ел саен бәясе арту гына борчый. Болай булса, киредән утынга күчәргә туры килмәс микән?
    Шәйдуллина Сания, Бибай Чаллысы:
    -Безнең кебек картлар өчен газ бер бәхет инде. Өебез дә җылы, плитәдә дә газ яна. Почмакта су краны, кабызгычка басарга гына, өй эче яктыра. Бигрәк рәхәт инде хәзерге тормышлар. Яшисе генә килеп тора.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: