Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Минем әнием Галиева Мәстүрә Миндубай кызы гасыр яшьтәше иде

Минем әнием Галиева Мәстүрә Миндубай кызы гасыр яшьтәше иде. Ул 1901 елның октябрендә Түбән Биктимер авылында дөньяга килгән. Туксан яшькә җитеп дөньядан киткән әниебезнең чал башыннан ниләр генә узмаган, өч сугыш үзе генә ни тора. Нәзирә, Зөлхиҗә, Габдулла, Хазирә, Гаптеразак, Зөлфәнур, Сәгъдәтбикә, Рәбига, Әсрар, Әнвәр, Корбангали - болар барысы да...

Минем әнием Галиева Мәстүрә Миндубай кызы гасыр яшьтәше иде. Ул 1901 елның октябрендә Түбән Биктимер авылында дөньяга килгән. Туксан яшькә җитеп дөньядан киткән әниебезнең чал башыннан ниләр генә узмаган, өч сугыш үзе генә ни тора.
Нәзирә, Зөлхиҗә, Габдулла, Хазирә, Гаптеразак, Зөлфәнур, Сәгъдәтбикә, Рәбига, Әсрар, Әнвәр, Корбангали - болар барысы да минем әнием балалары. 1944 елның көзендә 17 яшьлек улы Разак сугышка китеп, кызы Хазирә тормышка чыккач, бер итәк балаларын кочаклап салкын өйдә кала ул. Йортта иң олы бала дигәне Зөлфәнурга нибары 14 яшь. Кечесе имчәк баласы. Ягарга утын, өскә кием, ашарга ипи түгел, черек бәрәңге дә җитми торган булган.
Безнең әти сугыш вакытында колхоз председателе булып эшләгән. Аны, урларга юл куя дип гаепләп, 1944 елда 10 елга төрмәгә ябалар. Әти авыр сугыш чорында авылның бала-чагасын, әби-бабайларны ач үлемнән алып калган.. Ул заманда яхшы эшләр өчен дә утырталар иде шул. Әтиебез тоткынлыкта вафат була. 1948 елның гыйнварында аны Иркутск өлкәсендәге бер авылга җирлиләр. Әлеге зират су астында кала. Мин әтиемнең кая җирләнгәнен Михаил Горбачев ил башлыгы булып килгәч кенә эзләп таптым.
Әнием без балаларын ялгызы үстерде. Авылыбыз җитәкчесе Вәли абыйга зур рәхмәт. Ул авыл халкына бик ярдәм итте. "Якты юл" колхозы да ташламады ялгыз ананы. Илья абый Архипов бригадир булды, аңа да рәхмәт, кешелекле иде. Балаларга дәүләт аз булса да пособие түләде, районнан кием-салым биргәләделәр. Бу игелеккә җавап итеп, әниемнең эштән башы чыкмады. Аның эш вакыты иртәнге сәгать өчтән төнге унбергә кадәр иде. Бу еллар буе шулай дәвам итте. 11 бала үстергән герой ана 57 яшендә лаеклы ялга чыкты. Ә бит 50 яшьтә пенсиягә китә ала иде. Гомере буе "Актай" совхозында эшләде. Әле пенсиягә китте дигәч тә, 60 яшенә тикле чәчү өстендә, урак чорында кырда механизаторлар ашатып йөрде. Шәһәрдән авылга ярдәмгә килгән эшчеләрне үз өендә асрый, аларга ашын пешерә, мунчасын яга иде.
Гомер буе бер көн ял белмәде, бер минут утырып тормады. Герой-ана орденын кулына китереп биргәч кенә биш минут тыңлап торган, менә шул булды аның ялы, диләр авылдашлар. Шул орденны күкрәгенә тагып ул бер мәртәбә дә фоторәсемгә дә төшмәгән. СССРның теләсә кайсы почмагында бушлай йөрергә хокук бирүче кенәгәсе булса да, район үзәгенә баручы ат арбасына да утырмаган. Өченче дәрәҗә "Ана даны" орденын таккан килеш кемдер фотога төшереп алган үзен.
Яшьли тол калып, михнәтне күп күрсә дә, әни безне җан җылысын биреп, яратып тәрбияләп үстерде. Тырыш бул, балам, авырлыкларга бирешмә, диюләре бүген дә хәтердә. Әни һәрчак, сугышлар гына булмасын, дип тели торган иде. Ул безне гел туры юлдан барырга, намуслы булырга өйрәтте, белем алырга өндәде. Таш атсалар, аш ашат, улым, бүтәннәргә юл куя бел, дия иде. Аның изге киңәш-теләкләре һич онытылмый, укыган догалары тормыш юлыбызда маяк булды. Әни үзе бөтен тормышы, кылган гамәлләре белән безгә үрнәк иде. Әнинең 11 баласыннан бүген 3 әү генә калдык инде.
Әнием кояшлы, сыерчыклы язларны көтеп ала иде. Бүген дә туган өебез каршында һәр язда шомырт ап-ак чәчәк ата, алмагачлар туй күлмәге кия. Әнием яраткан язны хәзер мин дә көтеп алам. Язлар белән бергә әйтерсең лә үткәннәргә кайтам, гомер йомгагын сүтәм. Әниләр бу фани дөньядан китсә дә, аларның изге рухы, кылган игелекләре безнең күңелләрдә яши бит. Тәрәз төбе саен, әни, синең яран гөлең чәчәк ата. Үзең дә янәшәдә генә кебек, безнең хакта кайгыртып, безнең өчен борчылып торасыңдыр шикелле. Мең рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен дә. Урыннарың җәннәттә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев