Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бәяләр күтәрелми

Бу ел башыннан газ хезмәте өчен түләү бәяләре үзгәрми. Өй эчләрендәге газүткәргечләргә һәм газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү узган 2011 елда гамәлдә булган тарифлар буенча башкарыла. Белемнәрен арттырдылар 25 гыйнварда Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы базасында терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары белән семинар-уку үткәрелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе оештырган әлеге...

Бу ел башыннан газ хезмәте өчен түләү бәяләре үзгәрми.
Өй эчләрендәге газүткәргечләргә һәм газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү узган 2011 елда гамәлдә булган тарифлар буенча башкарыла.

Белемнәрен арттырдылар
25 гыйнварда Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы базасында терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары белән семинар-уку үткәрелде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе оештырган әлеге чарада Чистай нәсел эше предприятиесеннән баш белгечләр - баш ветеринария табибы Илгизәр Сафиуллин һәм баш зоотехник Алмаз Халиков бик бай эчтәлекле дәресләр үткәрделәр. Укуда теория һәм практика бергә бәйләп алып барылды, дәресләрдә иң заманча технологияләр файдаланылды. Югары Әлморза авылында 33 ел терлекләрне ясалма орлыкландыручы булып эшләгән Рәхим Гатыйпов киңәшләре дә яшь белгечләргә бик ярап куйды. Укулар өчен көн дәвамында барлык мөмкинлек-шартларны тудырган агрокөллият коллективына (җитәкчесе В.В.Мошков) семинарда катнашучылар бик рәхмәтле булдылар.

Балалар хокукларын кайгыртып
Кичә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Анда имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның язмышы хакында сүз барды. Комиссия утырышына балаларын карау-тәрбияләү белән юньләп шөгыльләнмәүче, әхлаксыз тормыш алып баручы ата-аналар чакырылган иде. Алар катгый кисәтелде, ата-ана кайгыртуын һәм назын күрми үсүче балаларга ярдәм итү юллары хакында сөйләшү булды.

Кадастр палатасы хәбәр итә
2012 елның 1 апреленнән капиталь төзелеш объектларын дәүләт исәбенә алу өчен техник паспортлар урынына бары тик техник планнар гына кабул ителәчәк.
Бу биналарга, корылмаларга, төгәлләнмәгән төзелеш объектларына дәүләт исәбен гамәлгә ашыруның яңа тәртибе гамәлгә керү белән бәйле.

Мини-футбол бәйгесендә катнаштылар
Узган атнада мини-футбол буенча район җыелма командасы республиканың авыл районнары арасындагы беренчелекнең зона турында катнашты.
Яңа Чишмәдә үткән әлеге бәйгедә нигездә район үзәге яшьләреннән торган командабыз чирмешәнлеләрне 5:4 исәбе белән отты һәм Болгар командасы белән ничьяга (1:1) уйнады.

Бушлай юридик ярдәм күрсәтелә
30 гыйнварда ил күләмендә Бердәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
Бу көнне 8 дән 17 сәгатькә кадәр "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе базасында җәмәгать кабул итүе бүлмәсе эшләячәк. Аның адресы: Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 54 (муниципаль район советы бинасы).

Депутат кабул итә
2 февральдә ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев муниципаль район советы бинасында гражданнарны кабул итәчәк.

Мошенниклар активлаша
Республикада мошенниклык фактлары арту сәбәпле, полиция хезмәткәрләре район халкына, аеруча ялгыз яшәүчеләргә сак һәм уяу булу зарурлыгын искәртә.
Беркайчан беркемгә үзегезнең ялгыз яшәвегезне әйтмәгез, таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз. Ни генә димәсеннәр, өегезгә таныш түгел бәндәләрне, бигрәк тә чегәннәрне кертмәгез. Орден-медальләрегезне, мактау грамоталарын, бүтән бүләкләрегезне беркемгә дә бирмәгез. Авыр хәлгә юлыксагыз, алдансагыз, полициягә 02 яисә 112 номерлары буенча шылтыратыгыз.

Беренчесен февральдә көтәләр
Түбән Әлки авыл җирлегендә узган елда эшли башлаган ясалма орлыкландыру пункты хезмәтеннән 70 сыер хуҗасы файдаланган.
Алардан туачак беренче бозауларны февраль башында көтәләр. Быел исә тагын 7 сыер ясалма орлыкландыру ысулы белән каплатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новости