Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бильярд та булачак

Әхмәт авылы мәдәният йортына яңа җиһазлар кайтты.

Узган елның октябрендә Әхмәттә яңа мәдәният йорты ачылган иде. Әлеге тантанада республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм яңа клубны котлап 150 мең сумлык сертификат тапшырды. Шул сертификат средстволарына мәдәният йортына төрле музыка җиһазлары һәм аппаратура сатып алынды. Яшьләр соравы буенча тагын бильярд сатып алу күздә тотыла.

Кемгә - каникул, кемгә - имтихан
Бу атна башыннан күп мәктәпләрдә укучылар язгы каникулга чыкты.
Каникул март азагынача дәвам итәчәк. Язгы ташу белән бәйле рәвештә берничә мәктәптә каникул киләсе атнага билгеләнде. Ә менә 11 нче сыйныфлар укучылары язгы каникулны ваемсыз ял белән уздыра алмый. Бу атнада алар математика, җәмгыять белеме фәннәреннән сынау төсендә БДИ тапшырып карыйлар. Рус теленнән исә сынау БДИ ны үткән шимбәдә тапшырдылар.

Бер генә бәби
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килде.

Дилә диплом белән бүләкләнде
Чуаш Кичүе урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Дилә Заһидуллина "Урман дозоры" республика слетыннан диплом алып кайтты.
Урманнарны саклау эшендә катнашучы укучылар өчен "язгы мәктәп" дип аталган әлеге чара 20-24 март көннәрендә "Яңа Юдино" балалар савыктыру лагеренда узды. Укучылар анда үз проектларын якладылар, тәҗрибә уртаклаштылар, яңа белемнәр алдылар. Слет Татарстанда экологик культура һәм тирә- як мохитне саклау елы кысаларында оештырылды. Дилә барлык чараларда иң актив катнашучыларның берсе буларак билгеләп үтелде.

Ат караклары тотылды
Әлкидә һәм тирә-күрше районнар авылларында ат урлау белән шөгыльләнгән караклар төркеме кулга алынды.
Чегән милләтеннән булган ат караклары районда инде ике ел дәвамында үзләренең кара эшләрен башкарып килгән. Узган бер-ике елда атлар Апак, Каракүл, Алпар, Чуаш Кичүе, Юхмачы авылларында шәхси хуҗалыклардан, фермалардан югалган иде. Быел Иске Әнҗерәдә, Карамалыда хуҗалыклардан атлар юкка чыкты. Һәм менә полиция хезмәткәрләре ат каракларының эзләренә төшәләр. Кулга алынган угрылар төркеменә карата җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.

Машиналарга тахограф куела
Йөк һәм пассажирлар ташучы транспорт чараларына тизлекне һәм маршрутны контрольдә тотучы прибор - тахографлар куелырга тиеш.
1 апрельдән РФ Транспорт министрлыгының шул турыдагы боерыгы үз көченә керә. Әлеге документ М2, М3, №2, №3 категорияле транспорт чараларына тахографлар куеп, машина йөртүченең эш һәм ял режимын ничек үтәвен тикшерүне дә күз алдында тота. Тахографсыз йөрүчеләрне исә административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бильярд