Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 23 майдан республика урманнарына керү чикләнә

    фото 900igr.net сайтыннан Татарстан хөкүмәте карары белән 23 майдан республика урманнарында янгыннарга каршы махсус режим кертелде. Бу чара урманнарда янгын куркынычының иң югары дәрәҗәгә җитүе белән бәйле. 21 көн дәвамында халыкның һәм транспорт чараларының урманнарга керүе чикләнә. Бу чорда урманнарда вакытлыча постлар булдырыла, өстәмә шлагбаумнар урнаштырыла. Авылларда, шәхси ярдәмче участокларда...

    фото 900igr.net сайтыннан

    Татарстан хөкүмәте карары белән 23 майдан республика урманнарында янгыннарга каршы махсус режим кертелде.

    Бу чара урманнарда янгын куркынычының иң югары дәрәҗәгә җитүе белән бәйле. 21 көн дәвамында халыкның һәм транспорт чараларының урманнарга керүе чикләнә. Бу чорда урманнарда вакытлыча постлар булдырыла, өстәмә шлагбаумнар урнаштырыла. Авылларда, шәхси ярдәмче участокларда чүп-чар, коры үлән яндыру катгый тыела. Һәркем янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    • {mp3}2639{/mp3}
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: