Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бу өйрәнү генә иде

Үткән шимбәдә сәгать 10 белән 11 арасында авылларда сиреналар кычкырды, тавыш көчәйткечләр хәбәр бирде.

Бу хакта матбугат чаралары халыкны алдан ук кисәткән иде инде. Шул рәвешле бөтен Татарстан күләмендә гражданнар оборонасының үзәк хәбәр тарату системасы тикшерелде. Краснодар краендагы фаҗигале хәлләр биргән сабак нәтиҗәсе буларак, мондый өйрәнүләр илнең барлык төбәкләрендә дә үткәрелә. Райондагы өйрәнүләрдә Базарлы Матак, Салман, Юхмачы янгын сүндерү частьлары автомобильләре сиреналары, шулай ук район электр элемтәсе узелына урнаштырылган сирена файдаланылды. Район үзәге урамнарында автомобильләр дә сигнал биреп йөрде, тавыш көчәйткечләр аша халыкка моның өйрәнүләр булуы хәбәр ителде. Күпчелек авылларда хәбәр бирү өчен мәчетләрдәге микрофоннар файдаланылды.

Сиреналар кычкыру күңелгә шом салса да, бәхеткә, бу өйрәнүләр генә булды. Ә инде чын куркыныч була калса, ашыгыч хәбәр тарату турындагы карарны ишеткәннән соң радио яки телевизорны кабызырга һәм хәбәрне игътибар белән тыңлап, кушылган гамәлләрне кылырга, туганнар, күрше, дуслар, хезмәттәшләрне куркыныч турында кисәтергә кирәк.

136 эшсез кеше теркәлгән

Бүген районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча 136 кеше исәптә тора.

Шуларның икесе үзәк аша эретеп ябыштыручы белгечлегенә һәм берсе бухгалтерлыкка укый. Тагын ике кеше бухгалтер белгечлеген үзләштерү өчен укырга китәргә тора. Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар авыл җирлекләрендә чистарту-төзекләндерү эшләрен башкаруга да җәлеп ителә.

Әтиләргә сөенеч

Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике малай дөньяга килде.

"Ливадия"дә ял итәләр

Социаль яклау бүлеге юлламасы белән 9 бала "Ливадия" санаториясенә ял итәргә китте.

Алар барысы да аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр. Ял итү, дәвалану өчен барлык шартлар тудырылган санаторийда балалар 30 июльдән 19 августка кадәр булачак.

Ялган 5 мең сумлык акча

Татарстанда кулланылышта 5 мең сумлык ялган акчалар йөри башлаган.

Әлегә АТ 7018481 һәм АТ 0330624 серияле ялган банкотлар ачыкланган. Чын акчалардан аларны рәсемнәренең тоныграк булуы, Хабаровск гербындагы буяуның яшел тырнак буявы белән алыштырылуы, рәсемнәрнең рельефлы булмавы һәм кайбер башка билгеләр аера. Район эчке эшләр бүлеге кешеләрне игътибарлы һәм уяу булырга, ялган акчага тап булган очракта 20-102, 02, 020 (кәрәзле телефоннан) номерларына шылтыратып хәбәр итәргә чакыра. Әгәр сезнең кулга шикле купюра килеп эләккән икән, аны алудан, хезмәт күрсәтүдән баш тартмагыз. Акчаны иясенә кире кайтарып та бирмәгез, сдача юк, акчаны ваклатырга кирәк дигән берәр сәбәп табып, полициягә хәбәр итегез, аның йөз чалымнарын, автомобиле номерын истә калдырырга тырышыгыз.

Аучылар игътибарына

3 августта районның барлык аучыларын район мәдәният йортына киңәшмәгә чакырабыз. Киңәшмә иртәнге сәгать 8 дә башлана.

Район аучылык җәмгыяте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев