Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бүген–кулланучылар хокукларын яклау көне

15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә.

Быел бу көн "Кулланучылар файдасына гадел хөкем" девизы астында үтә һәм гражданнарның куллану хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның хокукый механизмнарын камилләштерү мәсьәләләренә багышлана.
Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре аеруча мөһим. Республикада беренче мәртәбә "2013-2015 елларга кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" максатчан программасы кабул ителде. Моның белән бәйле рәвештә инспекция хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган төрле чаралар үткәрә. Болар: базарларда кизү тору, консультация өстәлләре, "Ачык ишекләр көне" һ.б. Кулланучыларга консультация төсендә мәгълүматлар биреләчәк һәм бу эшчәнлекне тагын да камилләштерү мәсьәләләре каралачак.

Акчасыз төзеп булмый
Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәвен төзеп бетерү өчен әле шактый күп акча кирәк. Төзелешне дәвам итүгә акча җыю өчен махсус фонд булдырылган иде.
Кызганычка каршы, фонд бик акрын тулыландырыла. Храм төзелешенә үзләреннән өлеш кертергә теләүчеләр өчен әлеге фондның реквизитларын кабат искә төшерәбез:
Банк получателя: Отделение банка Татарстан №8610 Сбербанка РФ Алексеевское отделение №4678 п.г.т Алексеевское
БИК Банка получателя 049205603
Счет № Банка получателя 30101810600000000603
Счет № Банка получателя 40703810562310100053
ИНН 1606005545 КПП 160601001
Получатель - Благотворительный фонд строительства храма Пресвятой Троицы с.Базарные Матаки Алькеевского муниципального района.

Телевизор караучылар игътибарына
18 мартта Биләр радио-телеүзәгендә планлы профилактика эшләре башкарылу сәбәпле, 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр радио һәм телетапшырулар трансляцияләнми.

Киоскта сөт ризыклары сатыла
Базарлы Матакта "Актай" кафесы янәшәсендә сөт ризыклары сату киоскысы эшли башлады.
"Яшь көч" ҖЧҖ дә сөт продукциясе җитештерү цехы ачылган иде. Сөт ризыкларына район үзәгендә сорау зур булуын истә тотып, хуҗалык үз продукциясен (сөт, каймак, катык, эремчек, сыр) киосктан сата башлады. Киоскта шулай ук пилмән, голубцы, токмач һәм башка ярымфабрикатлар да сатып алырга була. Продукция сыйфатлы, бәяләр дә чагыштырмача арзан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев