Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Чаңгы ярышларында Борискино мәктәбе укучылары Самарада да, Нурлатта да беренче

Үткән атнада чаңгы буенча Самара өлкәсендә уздырылган ярышларда Борискино мәктәбе укучылары да катнашты һәм призлы урыннарны яулады. Мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысы Александр Шамышев 5 километрлы дистанцияне беренче булып үтте һәм алтын медальгә ия булды. Унберенче сыйныф укучысы Виталий Казаков өченче урынны яулады. 16 мартта чаңгы ярышлары Нурлат районы беренчелегенә үткәрелде....

Үткән атнада чаңгы буенча Самара өлкәсендә уздырылган ярышларда Борискино мәктәбе укучылары да катнашты һәм призлы урыннарны яулады.

Мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысы Александр Шамышев 5 километрлы дистанцияне беренче булып үтте һәм алтын медальгә ия булды. Унберенче сыйныф укучысы Виталий Казаков өченче урынны яулады.

16 мартта чаңгы ярышлары Нурлат районы беренчелегенә үткәрелде. Аларда Александр Шамышев кабат иң яхшы күрсәткечкә иреште һәм пъедесталның беренче баскычына күтәрелде. Аның тренере Валерий Сидоров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев