Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Дәү әтиебез Кәшаф Сәгыйров Муса Җәлил белән бер фронтта сугышкан

Иске Чаллы авылында сугышта катнашкан ветераннарның берсе генә исән-сау бүген. Ул безнең дәү әтиебез Кәшаф Сәгыйрь улы Сәгыйров. Фронтта авыр яраланган, инде шактый өлкән яшьтәге дәү әтинең исәнлеге дә әйбәт түгел. Ул хәзер безнең янда Базарлы Матакта яши. Дәү әти 1923 елның май аенда гаиләдә унынчы бала булып туган. Бөек...

Иске Чаллы авылында сугышта катнашкан ветераннарның берсе генә исән-сау бүген. Ул безнең дәү әтиебез Кәшаф Сәгыйрь улы Сәгыйров. Фронтта авыр яраланган, инде шактый өлкән яшьтәге дәү әтинең исәнлеге дә әйбәт түгел. Ул хәзер безнең янда Базарлы Матакта яши.
Дәү әти 1923 елның май аенда гаиләдә унынчы бала булып туган. Бөек Ватан сугышы башланганчы ул Иске Чаллы авылының "Социализм" колхозында бригадир булып эшли. 1941 елның көзендә аны Апас якларына окоп казырга җибәрәләр. Ә киләсе елның апрелендә дәү әти фронтка алына. Бер ай чамасы әзерлек курслары үткәч, алар Волхов фронтына - яманаты чыккан Власов армиясенә озатыла.
Юлда барганда ук аларның эшелонын фашист самолетлары бомбага тота. Солдатлар урман эченә таралып кына исән кала. Дәү әти фронтта башта разведчик, аннары рота командирының элемтәче-адъютанты булып хезмәт итә. 254 нче полкның 4 нче батальоны 2 нче ротасы элемтәчесе Кәшаф Сәгыйров рота командирының һәр көнне үзгәреп торган боерыкларын, пропуск-парольләрен үзләреннән 300 метр арадагы алгы сызыкка взвод командирларына илтеп тапшыра булган.
Дәү әтием хезмәт иткән рота май һәм июнь айларында чолганышта була, ә июль-августта оборона тота.
-Безне Америка паегы белән тәэмин итәләр иде,-дип сөйли элемтәче бабаем.
Кайбер хәлләрне яшь солдат аңлап-төшенеп тә бетә алмый. Әйтик, өч көн буена бик каты сугышлар бара. Рота командиры үзе дә яралана. Якындагы станцияне немецлардан азат итү бурычы куела. Нигездә артиллерия - "Катюша"лар дошманны тар-мар итәргә тиеш була. "Ләкин без артиллерия тавышын ишетмәдек тә",-ди дәү әти.
Дошман самолетлары түбәннән генә очып листовкалар яудыра торган булалар. Ә аларга атырга рөхсәт ителми.
-Листовканың бер ягында - чыбыркы тоткан Сталин рәсеме, икенче ягында рус һәм татар телләрендә немецларның өндәмәсе басылган була иде,-дип сөйли дәү әти. -Янәсе, фашистлар СССР халкын Сталин чыбыркысыннан коткарачаклар.
Ул хезмәт иткән полкта татарлар булмаган булуын. Ә инде татарча язылган листовкалар ташлаганнар икән, димәк, Власов армиясендә безнең милләт вәкилләре күп булган.
Әлеге листовкаларны җирдән җыеп алучыларга немец снайперлары да атмый торган булган хәтта. Ветеран шуны аңлап бетерә алмый: листовка ташлаучыларның күбесе безнең самолетлар була иде, ди. Мөгаен, алар трофей итеп кулга төшерелгән булганнардыр, дип нәтиҗә ясый үзе.
Бер бәрелеш вакытында дошман снайперының шартлаткыч пулясы дәү әтинең аяк сөяген теткәләп ташлый. Бу күңелсез хәл Муса Җәлил әсир ителгән көннәрдә - 1942 елның 7 августында була.
Бер тәүлек чамасы газапланып яткач кына аны санитарлар табып ала һәм кыр госпиталенә озаталар. Аннан соң дәү әти җиде ай тыл госпиталендә дәвалана. 1943 елның мартында ул Мәскәүгә күчерелә, заводта эшли башлый. Шул елның июнендә аны хәрби хезмәткә яраксыз дип табалар һәм туган ягына җибәрәләр.
Бабакай колхозда төрле җаваплы постларда эшли. Хәдичә дәү әни белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Ни аяныч, 2013 елда дәү әниебез 87 яшендә вафат булды.
Дәү әти балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтендә яши.
-Шөкер, яшьлегебездә авырлыкларны күп күрсәк тә, картлыгыбыз рәхәт тормышта уза. Яшьләр бу рәхәтнең кадерен белсеннәр иде,-ди 91 яшьлек ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев