Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Медицина учреждениеләре күрсәтелгән медицина ярдәме хакы турында пациентларга белешмәләр бирә башлады

Агымдагы елның сентябреннән Татарстан Республикасы медицина учреждениеләре күрсәтелгән медицина ярдәме хакы турында пациентларга белешмәләр бирә башлады. Белешмәләр бирү Россия Федерациясе Президентының мәҗбүри медицина иминияте системасына иминләштерелгән затларга индивидуаль мәгълүмат бирүнең яңа рәвешен кертү турындагы йөкләмәсен үтәү кысаларында гамәлгә ашырыла. Россия Федерациясенең 9 субъекты, шул исәптән Татарстан Республикасы да, алда атап...

Агымдагы елның сентябреннән Татарстан Республикасы медицина учреждениеләре күрсәтелгән медицина ярдәме хакы турында пациентларга белешмәләр бирә башлады.
Белешмәләр бирү Россия Федерациясе Президентының мәҗбүри медицина иминияте системасына иминләштерелгән затларга индивидуаль мәгълүмат бирүнең яңа рәвешен кертү турындагы йөкләмәсен үтәү кысаларында гамәлгә ашырыла. Россия Федерациясенең 9 субъекты, шул исәптән Татарстан Республикасы да, алда атап үтелгән мәгълүмат бирү системасын гамәлгә ашыру буенча эксперименталь мәйданчыкка әверелде. Калган регионнарда белешмәләр бирү киләсе елдан планлаштырыла.
Сынау проектында республиканың 65 медицина оешмасы катнаша башлады, ә 1 ноябрьдән Татарстанның ММИ полисы буенча медицина ярдәме күрсәтүче барлык поликлиникалары һәм сырхауханәләре пациентларга дәвалау хакы турында мәгълүмат бирергә тиеш. Әлеге тәртип нигезендә һәр пациент стационарда яисә амбулатор учреждениедә дәвалау тәмамлаганнан соң кирәкле медицина документациясеннән һәм сырхауханәдә авыру чорына бирелгән документтан (больничный листтан) гайре, дәвалау вакытында алынган медицина хезмәт күрсәтүләре хакы турында белешмә алачаклар.
Поликлиникаларда белешмә, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң иминләштерелгән зат мөрәҗәгать итсә, регистратурада бирелә, ә стационарда - стационар авыруның медицина картасыннан өземтә белән бер үк вакытта бирелә. Белешмәдә дәвалау чоры һәм хакы күрсәтелә. Бу белешмә финанс документы түгел, ул мәгълүмат бирү характерында гына була, аның буенча һәр пациент ММИ полисы буенча үзен дәвалау дәүләткә күпмегә төшкәнне белә алачак.
Өстәмә сораулар килеп туганда яисә күрсәтелгән медицина ярдәменең соңгы хакын төгәлләштерү теләге булганда, үзегезнең иминләштерүче компаниягезгә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез, аның телефон номеры ММИ полисында күрсәтелгән.
Шунысын ассызыкларга кирәк, белешмә хәбәр итү характерында гына һәм гражданнар анда күрсәтелгән дәвалау хакын үз акчаларыннан түләргә тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев