Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Теннис өстәлләре сатып алганнар

Район мәктәпләре соңгы айларда җыйган макулатураны тапшырып, тагын биш теннис өстәле сатып алганнар. Мәктәпләрдә инде онытыла башлаган файдалы гамәл - макулатура җыю эше җанланып китте. Бүген кәгазь-картон хәйран күп. Алар башлыча чүплекләргә озатыла иде. Төрле җирдә аунап яткан кәгазь төргәкләр исә әйләнә-тирәне чүпли. Макулатура җыю эше беренче чиратта әнә шуны...

Район мәктәпләре соңгы айларда җыйган макулатураны тапшырып, тагын биш теннис өстәле сатып алганнар.

Мәктәпләрдә инде онытыла башлаган файдалы гамәл - макулатура җыю эше җанланып китте. Бүген кәгазь-картон хәйран күп. Алар башлыча чүплекләргә озатыла иде. Төрле җирдә аунап яткан кәгазь төргәкләр исә әйләнә-тирәне чүпли. Макулатура җыю эше беренче чиратта әнә шуны истә тотып оештырылды. Икенче яктан, әлеге чималны тапшырып шактый керем алырга да мөмкин бит. Район мәгариф идарәсе мәктәпләр җыеп китергән макулатураны аерым бер бинада пресслап, кабул итүчеләргә тапшыруны оештыра. Кәгазь-картон тапшырудан кергән акчага җәен биш теннис өстәле сатып алынып, мәктәпләргә таратылган иде инде. Менә соңгы көннәрдә макулатуоа өчен түләнгән акчага тагын биш теннис өстәле алганнар. Алары да кәгазь җыю актив оештырылган мәктәпләргә биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев