Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сергей Платонов Базарлы Матак мәктәбендә "ОРКЕСТР" дип аталган сугышчан патриотик клубны җитәкли (ФОТО)

    Сергей Андреевич Платоновны укучылары чынлап торып яраталар, мәктәп бетереп киткәч тә аның турында хөрмәт белән, үз итеп сөйлиләр. Моның сере бик гади: укытучы балаларны үзенә тиң күрә, берсенә дә өстенлек бирми, ул аларга өлкән иптәш тә, дус та, сердәш тә. Нәрсә ул «ОРКЕСТР»? Сергей Андреевич Базарлы Матак мәктәбендә "ОРКЕСТР" дип...

    Сергей Андреевич Платоновны укучылары чынлап торып яраталар, мәктәп бетереп киткәч тә аның турында хөрмәт белән, үз итеп сөйлиләр. Моның сере бик гади: укытучы балаларны үзенә тиң күрә, берсенә дә өстенлек бирми, ул аларга өлкән иптәш тә, дус та, сердәш тә.
    Нәрсә ул «ОРКЕСТР»?
    Сергей Андреевич Базарлы Матак мәктәбендә "ОРКЕСТР" дип аталган сугышчан патриотик клубны җитәкли. Бу эшне ул күңеле кушканга, күп нәрсәләргә битараф кала алмаганга эшли. Ике ел элек оешкан клубның беренче әгъзалары быел инде олы тормышка юл тоталар. Әмма "ОРКЕСТР"ның үзенә генә хас рухы бар, ул бердәмлек, дуслык, ватанпәрвәрлек дип атала. Һәм, бүгенге көндә ничек кенә сәер тоелмасын, безнең "компьютердан башканы белми ул" дип санаган балаларыбыз клубка язылу өчен чират торалар!
    -Сез аларны ни белән кызыксындырасыз соң? Клубта укучылар нәрсә белән шөгыльләнә?-дип сорыйм Сергей Андреевичтан.
    -Мөгаен, аларны үзләренә булган мөнәсәбәт җәлеп итәдер. Без балаларны берни белән чикләмибез, үзләре теләгән юнәлешне табарга гына булышабыз. Бала бит һәрчак эзләнүдә, аның бөтен нәрсәне эшләп карыйсы, үзен төрле яклап сыныйсы килә. Без инде аңа бу омтылышларында комачауламаска гына тырышабыз,-ди укытучы, педагогиканың иң үтемле һәм шул ук вакытта иң гади серен ачып.
    "ОРКЕСТР" клубы эшчәнлеге эзләнү, музей эше, туган якны өйрәнү, туризм, спорт кебек юнәлешләрдә алып барыла. Үсмерне болар барысы да кызыксындыра: балалар ату, хәрби тәрҗемә, хәрби медицина белән шөгыльләнәләр, төрле ярышларда катнашалар. Һәм җиңүләре дә бар инде: эзләнү отрядлары слетында беренче урынны алганнар.
    -Балалар һәрьяклап талантлы халык бит, әмма оялчан гына. Менә шул сәләтләрен ачарга, үстерергә булышу - безнең бурыч,- ди клуб җитәкчесе.
    Бүген югары рух, намус, дан кебек төшенчәләр турында сөйләшү дә "модада" түгел, ә клубның принцибы - "Дәрәҗәсе үзеңә, даны - Ватанга". Һәм укучылар бу сүзләрне кабул итәләр дә. Сергей Платонов инанган: нәкъ менә шул патриотик тәрбия була да инде.
    -Үз балаларыбызда кечкенәдән районыбыз өчен нәрсәдер эшләү теләге тәрбияләргә кирәк безгә,-ди ул.
    Укучылар белән Смоленск якларына
    Менә икенче ел инде Сергей Андреевич Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле бәрелешләре булган Смоленск өлкәсендә эзләнү эшләрендә катнаша. Быел үзе белән сигезенче сыйныф укучылары Заһитов Ришатны һәм Мәрдегалләмов Камилне, 95нче һөнәр училищесыннан Павлов Ильяны алып барган. Теләк белдерүчеләр күп булган, әмма мөмкинлекләр чикле булу сәбәпле, экспедициягә шулкадәр генә үсмерне алып бара алган укытучы.
    -Кызганыч, әмма сугыш тәмамлануга 70 елга якын вакыт үтсә дә, яу кырларында ятып калган солдатларның җәсәдләрен эзләп табып, хөрмәт белән җирләүне дәүләт үз өстенә алмый. Бу эш белән һаман шул энтузиастлар шөгыльләнә. Дөрес, быел ил Президенты Волгоградта эзләнүчеләр белән очрашты, бәлки, алга таба мөнәсәбәт үзгәрер,-дип борчылуын белдерә Сергей Андреевич.
    Шуның кадәр ерак җиргә балаларны ышандырып алып чыгып китү ансат эш түгел. Алар өчен җавап бирергә кирәк бит. Апрель ахыры - май башы, көннәр салкын, кырларда урыны-урыны белән кар ята. Эзләнүчеләр палаткаларда куналар, кыр шартларында яшиләр һәм эшлиләр. Төркемнәр иртәнге сигез сәгатьтә эшкә керешә һәм кич җиткәнче металл эзләгеч белән кырны иңли, казый, эзли...
    -Сугыш булган кырлар инде ничәмә ничә еллар сукалана, алар тигезләнеп беткән. Шуңа күрә туфрак күмгән окопларны эзләп табу ансат түгел. Без 3-4 кешелек төркемнәр булып эшлибез. Эзләнү алып барасы мәйданнарның тарихын алдан ук өйрәнәбез, кайда нинди бәрелешләр булган, кайсы армия, дивизия, полк сугышкан, боларны белеп эшкә керешәбез,-дип аңлата Сергей Андреевич.
    Быелгы тырышлыклары бушка китми эзләнүчеләрнең: инде экспедицияне төгәллибез, дигәндә Заһитов Ришат белән Мәрдегалләмов Камил нәрсәдер табуларын аңлыйлар. Бөтен отрядлар бергә җыела, казырга кирәкле мәйдан билгеләнә һәм күмәк эш башлана.
    -Казып алу гына түгел бит эзләнү эше, аның үз таләпләре бар. Һәр табылдыкны - сөякме ул, кием калдыгымы, кашык, медальонмы, теркәргә, фотога төшерергә, язып барырга, компьютерга кертергә кирәк,-дип аңлата укытучы.
    Укучыларыбыз юлыккан табылдыклар көтелмәгән нәтиҗә бирә. Башта бер солдат җәсәде дип уйласалар, гамәлдә биш кешенең сөякләрен казып чыгаралар. Солдатлар окопта һәлак булганнар, берсе өстенә икенчесе егылган. Иң аста калганы янында винтовка, противогаз, патроннар да була. Шулай итеп, Сергей Платонов җитәкләгән кечкенә генә отряд һәлак булган биш солдатның җәсәдләрен табып ала.
    -Балалар мондый очракта үзләрен ничек тоталар? Бу бит гади хезмәт түгел. Кеше мәетен табу олыларга да авыр тәэсир итәр иде,-дим, шигемне белдереп.
    -Укучылар булдырдылар, эшләү теләкләре дә зур, рухлары да көчле. Билгеле, мондый очракта һәркем үзенчә хисләр кичерә. Әмма безнекеләр сынатмады, алар бит ни белән шөгыльләнгәннәрен яхшы аңлыйлар,-дип җавап бирде Сергей Андреевич.
    Солдат туган җиренә «кайткан»
    Солдатның җәсәде янәшәсендә кайчак аның кем булуын ачыклау мөмкинлеге бирердәй әйберләр, әйтик, медальоны, исемле коралы һ.б. табыла. Мәсәлән, Мәскәүдән килгән отряд 26 апрельдә солдат җәсәден табып, медальоны буенча аның Татарстаннан икәнлеген ачыклый.
    -Без якташыбыз турында мәгълүмат туплауны үз өстебезгә алдык. Михаил Черепанов белән элемтәгә кердек һәм 28 апрельдә инде бу солдатның оныгы белән сөйләштек. Ул Яшел Үзәннән булган икән. Солдатның оныгы бабасы калдыкларын туган ягына алып кайтып җирләү теләген белдерде. Бу эшкә кагылышлы һәркем оператив эшләү нәтиҗәсендә 7 майда солдатны Яшел Үзән шәһәрендә олы хөрмәт белән кабат җиргә, хатыны янәшәсендәге кабергә иңдерделәр,-дип сөйләде Сергей Андреевич.
    Солдатның 70 елдан артык вакыт үтеп туган җиренә әйләнеп "кайтуы" бик сирәк очрак икән. Гамәлдә исә эзләнүчеләр табылган кеше сөякләрен табутларга салып, кабат җирлиләр. Мондый җирләүләрдә поп, кайчак мулла да катнаша икән. Смоленск өлкәсендә яшәүчеләр Бөек Ватан сугышы белән бәйле һәрнәрсәне чын күңелдән кабул итәләр, чөнки сугыш дәһшәтен үзләре кичергән бит. Биредә туганнар каберлекләре күп, аларда безнең якташларыбыз да күмелгән. Үткән елда бу өлкәнең Сычев шәһәрендә Спас районы Татарстаннан китеп һәлак булган солдатлар истәлегенә һәйкәл дә куйган.
    -Мондый экспедицияләрдә катнашу ансат түгел, чыгымнары да зурдан. Бигрәк тә балалар алып барсаң. Рәхмәт, быел безгә Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшин булышты, бик тиз арада оештыру мәшәкатьләрен хәл итте. Аның ярдәме булмаса, катнаша алыр идек микән эзләнүләрдә,- ди Платонов. Һәм киләсе елда да экспедициядә катнашу хыялы барын яшерми.
    Менә шундый кеше ул - Сергей Платонов. 24 ел инде мәктәптә балалар укыта. Аның дәрәҗәле исемнәре дә, югары бүләкләре дә юк (әллә мәгариф җитәкчеләре эшен күреп бетермиме?). Әмма җанын балаларга, гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган укытучы өчен иң зур бүләк - укучыларының хөрмәте, ихтирамы. Бусы инде, әйткәнемчә, шиксез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: