Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Салман балалар приютында уен мәйданчыгы пәйда булды. (+ФОТО)

Салман балалар приютында хәйриячеләр ярдәме белән уен мәйданчыгы пәйда булды. Мәйданчыкны приютка Казанда яшәүче дуслары -Елена Павлова җитәкчелегендәге шәхси предприятие бүләк итте. Сабыйлар хәзер рәхәтләнеп комлыкта уйныйлар, таучыкта шуалар, таганда атыналар. Казан кунаклары балаларны төрледән-төрле тәм-томнар белән дә сыйладылар, йомшак уенчыклар, спорт инвентаре, кием-салым бүләк иттеләр. Әле тагын «Әминәнең туган...

Салман балалар приютында хәйриячеләр ярдәме белән уен мәйданчыгы пәйда булды.

Мәйданчыкны приютка Казанда яшәүче дуслары -Елена Павлова җитәкчелегендәге шәхси предприятие бүләк итте. Сабыйлар хәзер рәхәтләнеп комлыкта уйныйлар, таучыкта шуалар, таганда атыналар. Казан кунаклары балаларны төрледән-төрле тәм-томнар белән дә сыйладылар, йомшак уенчыклар, спорт инвентаре, кием-салым бүләк иттеләр. Әле тагын «Әминәнең туган көне» дигән бәйрәм дә оештырдылар. Балалар приют тормышы турындагы кечкенә фильмны төшерүдә дә катнаштылар.

фото muravlenko.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев