Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Директорларны хөрмәтләделәр

    Районыбызның мәктәп директорлары Николай Хвостов (Югары Колчурино), Анна Локтева (Хлебодаровка), Ирина Ферапонтова (Иске Тахтала), Фәнис Хаҗипов (Иске Чаллы) һәм Фәнүзә Нотфуллина (Югары Әлморза) район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

    Әлеге педагоглар егермешәр ел мәктәп белән җитәкчелек итәләр. "Үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү эшендәге казанышларыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең хезмәт сөючәнлек, тапшырылган һәр эшкә җаваплы мөнәсәбәтегез югары бәягә һәм ихтирамга лаек",-диелә Рәхмәт хатында.


    Җырларыбыз туган як турында
    Үткән атнада Балалар иҗаты йортында булып узган "Мин яратам сине, Россия!" фестивалендә мәктәп укучылары Ватан, туган як, патриотлык темасына җырлар башкардылар.
    Әлеге фестиваль Россия Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулуга һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелә. Бәйгенең "Вокал" номинациясендә беренче урынны Базарлы Матак мәктәбе укучылары Динә Билалова һәм Ләйсән Вәлиуллина яулады. "Ансамбль" номинациясендә Н.Дәүли исемендәге гимназиянең "Елмаю" ансамбле һәм Базарлы Матак урта мәктәбенең "Очаровашки" триосы беренче урынга чыкты. "Хореография" номинациясендә Н.Дәүли исемендәге гимназиянең "Жемчужина" ансамбле җиңүче булды.


    Шартлы хөкем тәртибен үтәмәсәң - төрмәгә
    Ел башыннан бирле хөкем ителгән 145 кеше җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе исәбе аша узган.
    Суд йөкләгән бурычларны үтәмәгән, шартлы хөкем тәртибен һәм шартларын тиешенчә башкармаган, җәмәгать тәртибен бозган өчен 14 кешенең шартлы хөкем сроклары озайтылган. Инспекция тәкъдиме белән, шартлы рәвештә хөкем ителгән 4 кешенең хөкем карарлары юкка чыгарылган. Шартлы хөкем тәртибен үтәүдән тайчанган өчен 2 кешенең хөкем карары иректән мәхрүм итүгә үзгәртелгән һәм алар төрмәгә озатылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: