Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Почтальоннарны зур бүләк көтә

    "Татмедиа" массакүләм мәгълүмат агентлыгы 2015 елның беренче яртысына матбугатка яздыру буенча республика почтальоннары арасында конкурс игълан итте. Бәйгенең шарты буенча, анда катнашучылар "Татмедиа" басмаларына язылучылар санын узган ел белән чагыштырганда ким дигәндә 5 процентка арттырырга тиеш. "Иң яхшы авыл почтальоны" номинациясендә җиңүчене 30 мең сум бүләк көтә. "Иң яхшы почта...

    "Татмедиа" массакүләм мәгълүмат агентлыгы 2015 елның беренче яртысына матбугатка яздыру буенча республика почтальоннары арасында конкурс игълан итте.

    Бәйгенең шарты буенча, анда катнашучылар "Татмедиа" басмаларына язылучылар санын узган ел белән чагыштырганда ким дигәндә 5 процентка арттырырга тиеш. "Иң яхшы авыл почтальоны" номинациясендә җиңүчене 30 мең сум бүләк көтә. "Иң яхшы почта бүлеге"номинациясендә җиңгән өчен 50 мең сум бүләк каралган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: