Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әфганстан – батырлык җире

    Район балалар китапханәсе 10-14 яшьлек балалар һәм үсмерләр арасында 15 декабрьгә кадәр "Әфганстан - батырлык кылу урыны" дигән конкурс үткәрә.

    Әлеге республика конкурсы совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулуга багышлап уздырыла. Конкурска интернациональ бурычларын Әфганстанда үтәгән туганнары, якыннары турында хикәяләр, инша, эсселар кабул ителә. Алар А-4 форматында 1 бит күләмендә булырга тиеш, рәсем, фото, төрле иллюстрацияләр куллану да хуплана. Конкурска дигән иҗат җимешләрен Балалар иҗаты йортының 305 нче бүлмәсенә тапшырырга кирәк булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: