Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки терлекчеләре – республикада лидер

Гыйнвар-февраль айлары нәтиҗәләреннән күренгәнчә, районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре республикада иң зур табыш алуга ирешкәннәр. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгында быелның ике ае нәтиҗәләрен бәян итте. Ит-сөт җитештереп һәм сатып районыбыз терлекчеләре гыйнвар һәм февраль айларында 403 миллион сум керем алганнар. Бу күрсәткеч республиканың 43 районы арасында иң...

Гыйнвар-февраль айлары нәтиҗәләреннән күренгәнчә, районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре республикада иң зур табыш алуга ирешкәннәр.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгында быелның ике ае нәтиҗәләрен бәян итте. Ит-сөт җитештереп һәм сатып районыбыз терлекчеләре гыйнвар һәм февраль айларында 403 миллион сум керем алганнар. Бу күрсәткеч республиканың 43 районы арасында иң югарысы (эре кошчылык фабрикалары булган Тукай һәм Зеленодольск районнарын исәпкә алмаганда).

Чагыштыру өчен: республиканың 31 районы бездәге күрсәткечнең яртысына да ирешә алмаган.

Район терлекчеләре былтырның беренче ике ае белән чагыштырганда күрсәткечләрне 158 процентка яхшыртканнар. Әйтик, узган ел шушы чорда 64 миллион сумлык сөт саткан булсак, быел аны ике тапкыр арттырып, 128 миллион сумлык керем алганбыз.Ит исә ике айда 229,7 миллион сумлык сатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев