Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлкигә алты урын

Казанда "Агросәнәгать паркы" эшли башлады.

Биредә башкала халкына һәм кунакларга авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр ит һәм сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш, бал, ипи, ярмалар, кондитер эшләнмәләренең киң ассортиментын тәкъдим итә. Бәяләр чагыштырмача арзан. Агросәнәгать паркы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә үз товарларын арадашчысыз гына сату мөмкинлеге тудыра. Паркта безнең районга алты урын арендага бирелде. Аларның икесендә инде "Хузангай" кооперативы үз товарлары белән сәүдә эшләрен җәелдерде дә. Калган урыннар да буш тормас. Райондашларыбыз хәзер барлык шартлар тудырылган мәйданчыкларда үз товарлары белән сату итә алалар.

Иң күп сөтне салманлылар сата
Мартның беренче ункөнлегендә шәхси хуҗалыклар 120,4 тонна сөт саткан.
Бу узган елның шушы чорындагыдан 10 тоннага күбрәк. Индивидуаль сектордан сөт сатуда Салман авыл җирлеге алда бара (ун көндә 16,3 тонна), Иске Алпар һәм Түбән Әлки авыл җирлекләрендә 11,1-11,5 тонна сөт хәзерләнгән. Ә менә Базарлы Матак, Яңа Үргәгар, Юхмачы авыл җирлекләрендә узган ункөнлектә үткән елның шул чоры белән чагыштырганда сөт тапшыру кимегән. Салман, Иске Алпар халкы ун көндә һәр сыердан уртача 10,4-7,9 килограмм сөт тапшырса, Иске Хурадада ул 1,1 килограмм гына. Халыктан сөт хәзер уртача 12,5 сумнан кабул ителә.

Хуҗасыз җирләр теркәлә
"Авыл хуҗалыгы максатларындагы җирләр әйләнеше турында"гы федераль законга нигезләнеп, районда ияләре табылмаган җир пайларын рәсмиләштерү дәвам итә.
Җир кишәрлекләренең зур күпчелеген ияләре инвесторларга тапшырганнан соң 300 "хуҗасыз" кишәрлек барлыгы ачыкланган. Аларның 227 се муниципаль мөлкәт итеп тапшырылган.

Зур көрәш бәйрәме
Күп еллар район Сабан туенда мәйдан тоткан данлыклы якташыбыз Талибулла ага Яруллин хөрмәтенә 20 мартта зур көрәш бәйрәме үткәрелә.
Әлеге турнирда үзебезнең һәм республиканың ун районыннан чакырылган 1995-98 нче елларда туган егетләр һәм 1999-2003 нче елгы үсмерләр катнашачак.
Ярышлар олимпия уеннары системасы буенча оештырыла - ярымфиналга кадәр көрәшче беренче җиңелүдән соң ук уеннан чыгарыла. Җиңүчеләрне Мактау грамоталары, медаль һәм акчалата бүләк, ә җиңгән команданы кубок көтә.

Ике малай, ике кыз
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике малай һәм ике кыз дөньяга килде.
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнендә Татар Борнае авылыннан Галина Закирова тормыш иптәшенә иң зур бүләк ясады - малай тапты.

Ат каракларын эзлиләр
Карамалы авылында шәхси хуҗалыктан ат урлаганнар.
4 марттан 5 енә каршы төндә бер йортның терлек абзары артындагы кардадан ат урлап чыгып китәләр. Полиция хезмәткәрләре каракларны кайнар эздән тота алмаган, җинаять буенча хәзер тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әлки