Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлкилеләрдән – 78 литр кан

Район үзәк хастаханәсе йортында Республика кан салу станциясенең күчмә пункты эшләде.

Шушы ике көндә бирегә 256 әлкиле килеп, аларның 173 е кан тапшырды, 83 кешедән медицина күрсәтмәләре буенча кан алмадылар табиблар. Барлыгы 78,120 литр кан алынды әлкилеләрдән. Шунысын әйтергә кирәк, быел канны бушлай тапшырдылар донорлар, шулай да аларга ашап, хәл кертү өчен дип 300 әр сум акча тараттылар.
Кан тапшыруда күпчелек оешма-учреждениеләр коллективлары актив катнашты: мәгариф идарәсе һәм мәктәпләрдән 30 кеше, медицина хезмәткәрләреннән 32 кеше, янгын частеннән 15 кеше, 95 нче һөнәр училищесыннан 9 кеше, балалар бакчаларыннан 12 кеше, шул кадәр үк эшмәкәр һәм башка бик күпләр авыруларга иң кыйммәтле бүләк ясадылар бу көннәрдә.

Үсемлекләргә "диагноз" куя
"Россельхозцентр"ның район бүлегенә яфрак диагностикасы җиһазы кайтты.
Элек һәр районның "Сельхозхимия" берләшмәсе базасында лабораторияләр эшли иде. Алар бетерелгәч, авыл хуҗалыгында басуда үсемлек өчен нәрсә кирәген, нәрсәнең артык булуын белмичә, күз йомып диярлек эшләделәр. Менә хәзер районыбызга шул лабораторияне алыштыра торган махсус җиһаз кайтарылды. "Россельхозцентр"ның район бүлегеннән белгечләр әлеге җиһаз белән эшләү серләрен өйрәнеп кайттылар. Алар инде яңа лаборатория белән "КШ-Агро" отрядларында, "Хузангай", "Яшь көч" хуҗалыкларында уҗым культураларында азот, фосфор, калий һәм ун төрле микроэлементның (цинк, кальций, маргнец һ.б.) ни дәрәҗәдә булуларын ачыкладылар. Шуңа карап агрономнар туфракка нинди ашламаны күпме күләмдә кертү кирәклеген билгелиләр. Мондый прибор республикада бары өч районга бирелгән.

Май туйларга саран булды
Май аенда яңа туган балалар хисабына район халкы 17 кешегә арткан.
Шунысы көенечле: бер айда 24 райондашыбыз дөнья белән хушлашкан. Май туйларга да саран булган: нибары өч пар никахлашкан, ә менә алты гаилә аерылышкан. Бу ел башыннан бирле районда 75 бала туган, 136 кеше үлгән, 37 гаилә төзелгән, 32 гаилә таркалган.
Чагыштыру өчен: былтыр елның беренче биш аенда 80 бала туган (майда 21), 145 кеше бакыйлыкка күчкән (майда 39), 30 туй булган (майда 4), 14 пар аерылышкан (майда 6).

ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә
Узган атнада район юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 76 очрагы теркәлгән.
Өч авария булган, бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче 5 йөртүчене тоткарлаганнар. Балаларны машинада махсус креслосыз йөртүнең 10 очрагы ачыкланган. 4 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган, 44 йөртүче тизлекне арттырган.

Мәчет каршында лагерь ачыла
Базарлы Матактагы Шәүкәт мәчете каршында ислам дине нигезләрен өйрәнергә теләүче балалар өчен ике атналык лагерь эшли башлый.
Лагерьга 8 яшьтән өлкәнрәк балалар һәм үсмерләр (кызлар да, малайлар да) чакырыла. Дәресләрне Казанның Ак Умут мәдрәсәсендә укыган Фәрит Биләлев алып барачак. Ул лагерьга йөрүчеләргә гарәп алфавиты, Коръән уку тәртибе, намаз уку кагыйдәләре буенча дәресләр бирәчәк, вәгазьләр сөйләячәк. Фәрит әфәнденең балалар укыту тәҗрибәсе зур. Лагерьга йөрергә теләүчеләр Шәүкәт мәдрәсәсенә мөрәҗәгать итә алалар.

"Иң төзек чишмә" бәйгесе
Районда "Иң төзек чишмә" конкурсы игълан ителде.
Конкурс 20 майдан-20 июньгә кадәр дәвам итә. Аның максаты - чишмәләрне саклау, төзекләндерү, яңа чишмәләр ачу һәм халыкны эчә торган су белән тәэмин итүдә аларны мөмкин кадәр киңрәк куллану. Конкурста авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, чишмәләрне төзекләндерү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнүче кешеләр катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенә 10 июньгә кадәр катнашуга заявка, чишмәләрне төзекләндерү буенча башкарылган эшләр күләме турында мәгълүматлар, төзекләндерелгән чишмәнең ким дигәндә ике төсле фотосурәтен (10см х15см), әлеге чишмә турында кыскача тарихи-географик белешмә, тарихи мәгълүматлар китерү зарур. Конкурс комиссиясе бәйгегә 20 июньнән дә соңга калмыйча йомгак ясаячак. Беренче урын өчен 10 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган. Икенче урынны алучы - 7 мең сум, өченче урынны алучы 5 мең сум премиягә ия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев