Реклама
Музыка мәктәбе укучысы Энҗе Идиятуллина "Кама мозаикасы" дип аталган республика конкурсыннан диплом алып кайтты. Энҗе "Халык уен кораллары" номинациясендә чыгыш ясап, баянда уйнау осталыгын күрсәтте. Энҗе дүртенче ел инде Рәзинә Гомәрова классында шөгыльләнә. Ул музыкага бик җитди карый, сәләте дә бар - баянда уйнарга тиз өйрәнә. Энҗе халык көйләрен дә,...
Музыка мәктәбе укучысы Энҗе Идиятуллина "Кама мозаикасы" дип аталган республика конкурсыннан диплом алып кайтты.
Энҗе "Халык уен кораллары" номинациясендә чыгыш ясап, баянда уйнау осталыгын күрсәтте. Энҗе дүртенче ел инде Рәзинә Гомәрова классында шөгыльләнә. Ул музыкага бик җитди карый, сәләте дә бар - баянда уйнарга тиз өйрәнә. Энҗе халык көйләрен дә, классик әсәрләрне дә ансат үзләштерә, еш кына концертларда катнаша.
фото vk.com сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз