Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

ЭШ ТӘ БАР, УҢАЙЛЫКЛАР ДА ҖИТӘРЛЕК

Үргәгар районның иң төзек авылларыннан берседер, мөгаен. Биредә халык таза, мул тормышта яши. Узган ел йомгакларына багышланган җыелышта да менә яшәү шартларына зарланып сүз алучы бер генә кеше дә булмады. Тормыш итү, шәхси хуҗалык тоту, акча эшләү өчен мөмкинлекләрнең, уңайлыкларның арта баруы хакында исә авыл җирлеге башлыгы Морат Гибадуллин докладында...

Уңайлыклар дигәннән, авылларыбызның тулысынча газлаштырылуына, телефонлаштырылуына без инде күптән күнектек. Электр челтәрләре дә тулысынча яңартылган, изоляцияләнүче чыбыкларга (СИП) алыштырылган Үргәгарда. Өйләрдә инде компьютер гадәти җиһазга әйләнеп бара, күпләр хәзер Интернетка тоташкан.
-Юлсызлыкның ни икәнен дә онытып барабыз. Авылыбыз юлларының 90 процентына асфальт түшәлгән, 2,5 километр асфальт юл хәзер бездә,-ди Морат Галимуллович.
Карлы-буранлы кыш та куркыныч түгел, авыл юллары көн саен иртәдән чистартылып куела икән. Без, җыелышка килүчеләр, моңа үзебез дә инандык.
Авылда байтак гаиләләр "яшьләр программасы" нигезендә яңа өйләр төзегән. Шулай ук 10 сугыш ветераны һәм ветераннарның тол хатыннарының торак шартлары яхшыртылган.
Эшлим дисәң, эше бар. "Кызыл Шәрык - Агро" Көнчыгыш Әлки филиалының 2 нче отрядында авылдан 25 кеше эшли, боларның сигезе - механизаторлар. Авылның барлык кырлары эшкәртелә, үткән көздә дә бөртеклеләр һәм терлек азыгының мул уңышы җыеп алынган. Авылда 486 баш сыерлар асралучы ферма бар. Ә биш чакрымда гына - "Чаллы" терлекчелек комплексы. Анда һәрвакыт эшчеләр кирәк. Әлеге комплекска авыл кешеләре күрше районнардан кадәр килеп эшлиләр икән.
Ә инде үз хуҗалыгымда терлек үрчетеп табыш алам, дисең икән, дәүләт ярдәм күрсәтеп тора. Үз эшеңне башлап җибәрү өчен субсидия, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә ташламалы кредит алырга була. Һәм бу мөмкинлекләрдән файдаланучылар авылда шактый. Рәшит Мусин әнә гаилә фермасы оештырып җибәрде. Аңа зур күләмдә субсидия бирү каралган, ә фермасына кадәр 200 метр озынлыкта бетон юл инде салынган. Авылда шулай ук 7 крестьян-фермер хуҗалыгы эшләп килә.
Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, шәхси хуҗалыклар терлекләрен көтү өчен 228 гектар көтүлекләр бар, печән чабу өчен табигый болынлыклар бик күп, былтыр шактый мәйданнар чабылмыйча да калган әле. "Кызыл Шәрык-Агро" җир пайлары өчен дивиденд итеп халыкка 40 тонна яхшы сыйфатлы бөртек биргән. Көзен кешеләргә кырдан кирәк кадәр салам алу мөмкинлеге тудырылган. Узган ел Татарстан хөкүмәтенең шәхси хуҗалыклардагы сыерларның баш санын саклап калу өчен терлек азыгы сатып алуга ике мәртәбә акчалата ярдәм күрсәтүен дә онытмыйк. Үргәгарда, әйтик, бу ярдәм 378275 сум тәшкил иткән. Бу акчалар терлек асраучыларга үзвакытында тапшырылган.
Әлеге ярдәм чараларының нәтиҗәсе дә күз алдында. Үргәгар халкы итне, сөтне күп сатып табыш ала икән. Былтыр үзләреннән арткан 118 тонна сөтне сатып, 1 миллион 280 мең сум акча эшләгәннәр. Бер сыерга күчереп исәпләгәндә бу 1785 килограмм, ягъни 18909 сум тәшкил итә. Иң күп сөт сатучылар Рушания Әбсәләмовага, Нурия Гайфуллинага, Зәйтүнә Шәриповага, Рузилә Мәрдегалләмовага һәм Рузалия Вазыйховага җыелышта бүләкләр дә бирелде.
Бүген авылда 334 кеше яши, боларның 79 ы пенсионерлар, 24 е мәктәп яшендәге балалар, 17 се мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Узган ел 3 кеше үлгән, 4 бала туган. Туучыларның күбрәк булуы өметле күренеш, билгеле. Балалар аз булса да, төп мәктәпне саклап кала алганнар. Ә биредәге кебек яңа, заманча мәктәп шәһәрләрдә дә сирәктер әле. Мәдәният йорты, китапханә дә ялт итеп ремонтланган, җылы, иркен, якты. Кыскасы, эшләргә дә, белем алырга да, ял итәргә дә мөмкинлекләр күп авылда.
Үргәгар авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында сүз алучыларның һәркайсы моңа басым ясады. Киләсе Президент сайлаулары турында сүз алып барганда да бу әһәмиятле сәяси вакыйганы авылның, районның һәм илнең бүгенге тормышы белән бәйләп карадылар. Авыл кешеләренең тел төбеннән Владимир Путин кандидатурасына өстенлек бирүләре сизелде. Күпләр моны ачыктан-ачык әйттеләр дә.
Утырышта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәйсә Хәбибуллина, район башлыгы урынбасары Динар Хәкимов, башка җитәкчеләр катнашты һәм чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: На расширенных заседаниях