Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Өч өй тапшырылды

Бу атнада сугыш ветеранының тол хатыны һәм ике ятим бала өчен яңа йортлар файдалануга тапшырылды.

Базарлы Матакта ятим Алексей Смородиновка өй җиткерелде. Алексей әлегә контракт нигезендә хәрби хезмәттә. Үзе кайтканчы аның өен туганнары карап тора. Сихтермә-Хузангай авылында ятим Мария Молодцова, ә Иске Салманда Мәрьям апа Әхмәтҗанова яңа өйле булдылар. Барлык уңайлыклары тудырылган әлеге йортларны "Строитель и К" төзелеш оешмасы җиткерде.

Хезмәтенә күрә хөрмәте
"Строитель и К" ҖЧҖ генераль директоры Рәшит Мөхәммәтшин, баш инженеры Әнәс Вәлиуллин, "Әлки төзелеш компаниясе" ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Риянов, коммерция директоры Адел Дәүләтшин, "Алькеевоспецстрой" ҖЧҖ директоры Мөнир Борһанов Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Әлеге бүләк аларга күпьеллык намуслы хезмәтләре, район инфраструктурасы үсешенә керткән шәхси өлешләре өчен һәм Төзүчеләр көне уңаеннан тапшырылды.
* * *
Район башкарма комитеты житәкчесе урынбасары Мария Платонова һәм башкарма комитетның гомуми бүлеге начальнигы Айрат Вәлиев 27 нче Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрүне оештырудагы хезмәтләре өчен Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Кем алда?
Районда комбайнчылар ярышын "КШ-Агро"ның "Көньяк Әлки" филиалыннан Рәниф Гатин әйдәп бара.
Рәниф үзенең "Лексион" комбайны белән урак башыннан бирле 2680 тонна бөртек суктырды. Икенче урында - 2200 тонна иген суктырган Азат Әхмәтов ("Көньяк Әлки"). "Үзәк Әлки"дән Мансур Гатин өченче урында, ул комбайн бункерыннан 2013 тонна икмәк озаткан.
Ә "Дон" тибындагы комбайнчылар ярышында "Хузангай" кооперативы егетләре Фәнис Закиров, Сергей Ермолаев, Вячеслав Илюхин - лидерлар.

Район советы утырышы була
20 августта муниципаль район советының 24 нче утырышы була.
Анда "Авылның социаль үсеше" максатчан федераль программасын реализацияләү йомгаклары, мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына, социаль-мәдәният һәм торак-коммуналь хуҗалыгы объектларын кышлату сезонына әзерләүнең барышы турында һәм башка мәсьәләләр каралачак.
Утырыш "Колос" кинотеатры бинасында була, 10.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев