Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Өч номинациядә җиңделәр

Лениногорскида "Ел хатын-кызы" республика бәйгесенең зона турында чыгыш ясап, безнекеләр өч номинация буенча беренче урын алдылар.

Газетабызда инде язылганча, 16 гыйнварда "Ел хатын-кызы" бәйгесенең район туры булган иде. Анда 7 номинациядә җиңү яулаучылар 28 гыйнварда зона турында катнаштылар. Алты район вәкилләре арасында "Хатын-кыз - лидер" номинациясендә Н.Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина беренче урынны алды. "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Ольга Разина "Хатын-кыз - ана" номинациясендә беренче булды. "Боевое братство" оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов "Ир-ат - лидер" номинациясендә җиңеп чыкты. Зона турында җиңүче райондашларыбыз 8 Март бәйрәме алдыннан Казанда узасы тантанада катнашачак.

Дүртенчеләрне имтихан көтә
6-7 февральдә дүртенче сыйныфта укучы балаларның белем дәрәҗәләрен мониторинг тикшерү үткәрелә.
Башлангычның соңгы сыйныфында укучыларның белемнәрен шулай тикшерү республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан инде берничә ел рәттән үткәрелә. Районыбыз мәктәпләренең дүртенче сыйныфларында 208 бала белем ала. Алар математика, татар теле, рус теле, әйләнә-тирә мохит фәннәреннән имтихан тотачаклар.

ТВ программасы - яңа урында
Февраль аеннан телевидение программасы газетабызга кушымта буларак әзерләнүче "Атна вакыйгалары" битләрендә басыла башлый.
Газетабызның бу санында (һәм һәр җомга санында) сез киләсе атнага ТВ программасы белән шул битләрдән таныша аласыз. "Атна вакыйгалары" кушымтасында түбәндәге каналлар программалары басылачак: Беренче канал, Россия-1, Россия-2, Россия-Культура, РенТВ, Звезда, Домашний, ТНТ, НТВ, ТНВ. Ә район газетасының атналык ТВ программасыннан бушаган битендә без укучыларыбыз өчен кызыклы, файдалы язмалар урнаштырырга тырышырбыз.

Юлда һаман исрекләр
Гыйнвар аенда район юлларында исерек хәлдә руль артына утырган 6 йөртүче тоткарланган.
Аларның берсе транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән була торып янә эчкән килеш рульгә утырган, ә икесе -җитәкче вазыйфаларны биләүчеләр, дип хәбәр итә ЮХИДИ хезмәткәрләре. Салмыш шоферларга карата кырыс чаралар күреләчәк, ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Женщина года